Иң күп китап укучылар кайда яши?

Электрон һәм аудиокитапларны укучы һәм тыңлаучыларның күпчелеге Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Краснодар шәһәрләрендә яши. Ә иң актив укучы – Ангарск каласында. Ул бер ел эчендә 2300дән артык китап укыган һәм тыңлаган. MyBook китап сервисы әнә шундый мәгълүмат тараткан.
Китап яратучылар яши торган шәһәрләр исемлеген Краснодардан соң Новосибирск белән Екатеринбург дәвам итә. Ә менә иң күп китап укучылар рәтендә Казан кешесе дә бар. Ул бер елда 1487 китап укыган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.