Иң күркәм гаилә билгеле булды

“Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан уздырылган “Күркәм гаилә” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Финалда катнашырга иң лаеклылар дип Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән - Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан - Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан - Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар гаиләләре табылган. Бүген алар Татарстан Халыклар дуслыгы йортында мәртәбәле жюри әгъзалары, тамашачылар алдында чыгыш ясады. Аларның һәркайсы үз гаиләсенең үзенчәлекләрен чагылдырырга, аш-суга осталыкларын да, иҗади уңышларын да, эшкә һәвәслеген дә күрсәтергә тырышты.
Финалга узган гаиләләрнең берсе генә дә бүләксез калмады. Тләковлар гаиләсе - “Уникаль гаилә”, Сәлаховлар гаиләсе - “Милли җанлы гаилә”, Агеевлар гаиләсе - “Күп балалы гаилә”, Ситдыйковлар - “Иҗади гаилә”, Хәйруллиннар гаиләсе - “Эшчән гаилә”, Шәйгәрдановлар гаиләсе - “Зыялы гаилә” номинацияләрендә җиңү яулады. “Иң-иң күркәм гаилә” исеменә исә Балтач районыннан Фәезовлар гаиләсе лаек булды. Җиңүче гаилә “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгында урын алачак, алар турында язма басылачак.
Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.