Иминлек олимпиадасы

Башлангыч сыйныф укучыларын Бөтенроссия “Имин юллар” олимпиадасында катнашырга чакыралар. Онлайн олимпиада 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр УЧИ.РУ платформасында узачак. Укучылар анда юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карый ала. Олимпиада биремнәре УЧИ.РУ платформасында теркәлгән укучыларның шәхси кабинетларына урнаштырыла. Оештыручылар әйтүенә караганда, бүген балалар – юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң нык яклауга һәм саклауга мохтаҗ затлар. Шуңа да аларның юлда имин йөри белүләре аеруча мөһим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.