Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: “Йолдызлы” гаиләләр чыршы һәм Кыш бабай янында

Яңа ел мәшәкатьләре дә артта калды. Килешәсездер, күңелле узды бит бәйрәмнәр! Инде хәзер истәлекләрне барласак та була. Бүгенге сәхифәбездә “йолдызлы” гаиләләрне нәкъ менә чыршы һәм Кыш бабай яныннан...

Яңа ел мәшәкатьләре дә артта калды. Килешәсездер, күңелле узды бит бәйрәмнәр! Инде хәзер истәлекләрне барласак та була. Бүгенге сәхифәбездә “йолдызлы” гаиләләрне нәкъ менә чыршы һәм Кыш бабай яныннан эзләдек.


Яңа ел алдыннан һәр бала Кыш бабайдан бүләк көтә. Ә менә София исемле 1 яшьлек бу нәни кыз үзе дә бүләк тараткан. Моннан берничә ел элек Омск шәһәрендә казарма җимерелеп төшеп, гомерлеккә гарип калган Башкортстан егете, паралимпияче һәм блогер Рөстәм Нәбиевның кызы ул. Чыршы янындагы фотосын әнисе Индира элгән. “Тиздән Яңа ел. София бүләкләр тарата”, – дип язган әни кеше фото астына. Бүләкле бәйгенең шартлары бүген кызык түгел. Иң мөһиме – Софиянең бәйрәм кәефе!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

СОФИ ДАРИТ ПОДАРОЧКИ🎁 ⠀ Дорогие друзья! Скоро Новый год🎄и мы с Jasmine_kidsshop116 объявляем конкурс с призами. Кстати, костюм у Софии именно от магазина @jasmine_kidsshop116 ⠀ Победителей будет трое: 🔴1 место - Костюм новогодний (на девочку или на мальчика) 🔴2 место джемпер (на девочку или на мальчика) 🔴3 место- игрушка (для мальчика или для девочек) ⚠Итоги объявлю 20 декабря. ⠀ Условия конкурса просты : 🔺1 Обязательная подписка на профиль @Jasmine_kidsshop116 и на меня. 🔺2 Отметить 3х подруг👭, 🔺3 Написать в комментарии "Участвую" Например:Участвую (отмеченные подруги) @Lizaonair


Публикация от Индира (@indira.ildarovna)






Яңа ел бүләкләр өләшү, Кыш бабайны каршы алу вакыты гына түгел, ә гаилә белән фотосессия уздыру өчен дә кулай вакыт. Ник дисәгез, балаларның кәефе яхшы вакыт. Монысында төшми калганнарга һәм кайда барырга белми аптыраганнарга җырчы Гүзәл Уразованың аккаунтын ачып карарга киңәш итәбез. Алар фотосессияне кышның беренче көнендә үк узып куйган. “Фотосессиядә балалар аны тыңлый. Ə бу бик мөһим. Əниләр мине аңлар дип уйлыйм”, –  дип мактый Гүзәл фотографны. Килешәбез – шәп килеп чыккан!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Кышның беренче көне белән тәбрикләп, сезне ике шәхес белән таныштырып үтәсем килә. Беренчесе - Наталья @natalyaminnullina Бик мөләем, эшен иренмичә эшли торган фотограф. Ə иң мөһиме: балаларны үзенә карата белә. Фотосессиядә балалар аны тыңлый. Ə бу бик мөһим. Əниләр мине аңлар дип уйлыйм. Икенче кыз - @liliya_ismagilova Матур фотосурәтләрдә аның да өлеше зур. Ул - стилист, шопер. Шопер - ул сезне кибетләрдә озатып йөрүче, сезгә әйберләр сайлашучы кеше. Лилия белән кибеткә барсаң, артык бер генә әйбер дә алып кайтмыйсың. Һәм бергә алынган киемнәрне рәхәтләнеп озак вакыт киеп йөриячэксез. Шундый матур фотосурәтләр телисез икән, рәхәтләнеп кызларга мөрәҗәгать итә аласыз. . С первым днем зимы, друзья! Счастья и волшебства вам 🙏❄ @urazova_kids #гузельуразова #ильдархакимов #уразовакидс #уразовадети


Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)






Сәйдә – курчак белән микрофон көтә, Нурихан – робот-трансформер, ә Фәридә беренче тапкыр аптырашта. Нәрсә сорарга да белми”, – дип язган журналист Айсылу Лерон балалары турында. Ахыр чиктә Кыш бабай нинди бүләк алып килгәндер, анысы белән кызыксынмадык, ә балаларның чыршы бизәгән вакыттагы фотоларын бирми кала алмадык. “Бездә бүген Яңа ел кәефе. Чыршы бизәп яткан мәл. Ел саен бер уенчыгын ватып баралар, сөенечкә булсын инде”, – дип язган Айсылу. Теләкләренә без дә кушылабыз!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Ә бездә бүген Яңа ел кәефе🎄 . Чыршы бизәп яткан мәл. Ел саен бер уенчыгын ватып баралар, сөенечкә булсын инде😅🙏 . Кыш бабайга хат язасыбыз бар. Сәйдә үзенә курчак белән микрофон көтә, Нурихан робот-трансформер, ә менә Фәридә беренче тапкыр аптырашта🤔 Нәрсә сорарга да белми🤷‍♀️ . Сезнең 7 яшьлек кызларыгыз нинди бүләк турында хыяллана, языгызчы😃 бәлки сезнең җаваплар безгә ярдәм итеп җибәрер😍 . #чыршыбизибез #төнуртасында #яңаелҗитә #ФәридәНуриханСәйдә


Публикация от 💜АЙСЫЛУ ЛЕРОН💜 (вас уже 46k) (@iceluleron)






Җырчы гаилә – Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да Яңа ел алдыннан балалары белән фотосессиядә булган. Ә аңа кадәр социаль челтәр йолдызларына әйләнгән балалары – Әнвәр, Ләйлә һәм Гомәр җырлый-җырлый чыршы бизәде. Кәефләре шәп балаларның! Аларның чыгышын карамый калырга ярамый – видеосын сезгә дә тәкъдим итәбез.
[embed]https://www.instagram.com/p/BrNwbilnffw/[/embed]


“Кызым да җырларга ярата. Матур итеп бии дә. Ул миңа караганда кыюрак, чаярак. Кешеләр белән уртак телне тиз таба”, – дип сөйләгәне бар җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Әминә турында. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай белән дә уртак телне тиз тапкан кыз – тылсым иясенең алдына ук менеп утырган.
[embed]https://www.instagram.com/p/BrMphPLgW_h/[/embed]


Җырчы Миләүшә Сафина һәм кызы Мәрьям дә социаль челтәр аша дусларын Яңа ел белән котлый! Теләкләренә кушылабыз һәм бу елда да барыбызга да саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар һәм тыныч күк йөзе теләп калабыз.


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

С наступающим, друзья мои🎄❤️ @leisanphoto благодарю за прекрасные фоточки 😘


Публикация от Миляуша Сафина (@milya__safina)




Фәрит Салихов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев