Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Исемең... ямьсез, кемнәр куйган?»

Быел җәй ишегалдында бер апа белән таныштым. Оныгын уйнатырга алып чыккан. Кызчык 5-6 яшьлек кенә булса да, бик үзсүзлегә охшап тора. Әбисе әйткәнне колагына да элми, бу тыңламау аның гадәтенә әйләнгә...

Быел җәй ишегалдында бер апа белән таныштым. Оныгын уйнатырга алып чыккан. Кызчык 5-6 яшьлек кенә булса да, бик үзсүзлегә охшап тора. Әбисе әйткәнне колагына да элми, бу тыңламау аның гадәтенә әйләнгән, әбисенең дә тәмам теңкәсен корыткан бугай инде. Мин яңа гына танышкан чит кеше булсам да, зарланмый кала алмады.
– Исеме ничек соң? – дип сорап куйдым мин дә.
– Кира атлы ул минем кызым.
– Соң, кире булгач, ул ничек тыңласын инде. Исеменә үк аның холкы язылып куелган бит, – дидем.
– Әйе шул, – дип килеште әби кеше, моңсу гына.
Күрәсең, ул бу вакытта оныгына исем кушкан көнне исенә төшергәндер. Ләкин үкенүдән ни файда. Гомер буе шулай киреләнгәнен карап торырга туры килмәсә ярый инде аңа Кира – киренең.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА


 Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев