Искәндәр Гыйләҗев: «Татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш!»

Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә? Әлеге сораулар соңгы көннәрдә татар теленең язмышы белән бәйле ешрак яңгырый. Үзен татар дип санаган һәм телнең язмышына битараф булмаган һәркем уйланып йөри. Интернет киңлекләрендә бәхәсләр тынмый. Бу уңайдан Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев та фикерләре белән уртаклашты.

«Должны знать» – мотивация түгел!
Тел мәсьәләсендә без бүгенгә кадәр нинди максат белән яшәвебезне аңламыйбыз. Русны татарчага өйрәтергәме? Ни дәрәҗәдә руслар татар телен үзләштерергә тиеш? Татарча татар кебек сөйләшергә тиешме? Мин шунысын әле дә аңламыйм. Без, кызганычка каршы, андый конкрет максатны да куймадык.
Безнең Татарстанда татар телен өйрәнү өчен бары тик идеалистик мотивация булды. «У нас два государственных языка. И все жители Татарстана должны знать два государственных языка». «Должны знать» – ул бит мотивация түгел. Кешегә ниндидер максат яисә перспектива куярга кирәк. Ул татар телен кайда куллана алачак, ул аңа ни дәрәҗәдә файдалы булачак? Эшкә урнашканда, эшендә яисә көндәлек тормышында. Кеше бары тик шушы категория белән генә фикер йөртә. Татарның күбесе үк «Нәрсәгә кирәк миңа татар теле?» дип әйтә. Бу – минем өчен вәхшилек, кыргыйлык. Ләкин бөтен кеше минемчә уйламый. Безнең татар идеалист түгел, безнең татар – прагматик. Мотивация турында уйларга кирәк. Ул русларны да кимсетмәсен, татарлар да үз телен онытмасын.
Татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш!
Тагын бер проблема – укытучылар проблемасы. Энтузиастлар бар. Ләкин татар теле укытучысы бриллиант булырга тиеш. Кешене үз артыннан ияртерлек, кешене кызыктырырлык, татар теле дөньясына алып керерлек киң белемле профессионал. Татар теле укытучысы профессор дәрәҗәсендә булырга тиеш. Ә без, кызганыч, бу эшне тиешлечә оештыра алмадык. Гомумән, бу системный хата. Татар теле укытучысын мин интеллектуаль, киң карашлы, башка телләр белгән кеше итеп күрергә телим.
Ә бездә ничек була иде? Авылдан кеше килә, 5 ел укый, бары тик шул казанында кайный, азмы-күпме татар телен укыту кагыйдәләрен үзләштерә. Һәм, татар телен укытам дип дөньяга чыгып китә. Башка телләрне белми, башка гуманитар фәннәрне аннан-моннан үзләштергән, артык үсәргә, үзгәрергә теләк тә юк... Ә ул бит төрле яктан үзен зур белгеч, чын профессионал икәнлеген бөтен дөньяга исбатларга тиеш! Шул вакытта гына аңа ышаначаклар.
Минем бу фикерләрем сүгенү яки сыкрану кебек кенә кабул ителмәсен иде. Шушы юнәлешләрдә конкрет чаралар әле күрергә мөмкин. Ләкин мин монда утырып кына әзер рецепт бирәм дигән сүз түгел бу. Минемчә, без җиң сызганып, алынып, шушы юнәлешләр буенча фикер алышып, эш алып бара алабыз әле.
Әйдәгез, бергәләшеп сөйләшик, без укытучыларны ничек тәрбиялибез? Университет кысаларында гына белем бирү җитәме, әллә юкмы? Нинди юллар бар? Бер-береңне тыңлап, бәхәсләшеп, үзгә фикер-позицияләргә ихтирам белән карап, түземле булып табыйк шул юлларны!
Яисә методика. Әйдәгез, чит ил галимнәре белән бергәләп фикер алышып, конференцияләр уздырыйк. Чит ил галимнәрен, алар куллана торган методикаларны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Читтән караш «свежий» була, алар безнең кебек консерватор түгел, алар яңалыкны тизрәк кабул итә.
Тел мәсьәләсендә татарның бик күбесе – чын мәгънәсендә ахмак!
Бар бит мәзәк тәмугта татарларның казанда кайнавы, аларга сакчы да кирәк булмавы турында. Берсе чыга башласа, икенчесе аны туктата. Менә ул – безнең милли характер. Белмим, аны үзгәртеп булырмы, юкмы?! Безнең татарның төп сыйфатларның берсе – тискәре сыйфат, ул – көнчелек. Нәрсә генә булса да килеп чыкса, нинди генә уңай тәкъдим яки фикер булмасын - шунда ук 100 кеше каршы чыга... Хуплаучы табылмый.
Безнең татар агым буенча бара, җайлы ягын карый. Безнең татар – прагматик, аның телне үстерү яки саклау мәсьәләсендә селкенәсе килми. Әйләнә тирәдә русча сөйләшәләр икән, димәк рус теле – иң кирәкле тел – шундый беркатлы караш. Бу – милли характер, монда бер нәрсә дә эшләп булмый.
Иң беренче чиратта, татарның үзен тәрбияләргә кирәк. Әмма, кызганычка каршы, тел мәсьәләсендә татарның бик күбесе – чын мәгънәсендә ахмак.
Биеп-җырлап кына, Сабантуйлар уздырып кына булмый
Мин – чит илләрдә күп йөргән кеше. Шунысын төгәл әйтә алам: татар дөньядагы бик күп кешене кызыксындыра. Чөнки милләт, аның мәдәнияте, феномен буларак кызык – татарның дөньяда уникаль урыны бар.
Татар – ике дөнья арасында арадашчы: Европа һәм Азия, ислам һәм христианлык. Татар шушы урынын саклап кала алса, үзе шуны тирәнтен аңласа, милләтебезне бөтен дөньяга танытып булыр иде. Ләкин бу максатка ирешер өчен бары тик “без бөек, без бөек!” дип тәкрарлап утыру җитми! Белем кирәк, нигезле, дәлилле фәнни пропаганда кирәк! Чит ил галимнәре татарның уникальлеген күрә, аңа гаҗәпләнә. Ә без кайчак үзебезнең казанышларны үзебез дә белеп бетермибез. Алар бездән күбрәк белә.
Ә нишләп без ул казанышларны – фәнебезне, татар галимнәрен, мәдәниятебезне күрсәтә алмыйбыз? Биеп-җырлап кына, Сабантуйлар уздырып кына булмый. Ул безнең бөтен дәрәҗәбезне күрсәтә микән?! Мин татар телевидениесен ачам да – анда җырлыйлар да бииләр. Бу казанышмыни?! Рус дөньясына фәнне, язучыларны, зур шәхесләребезне күрсәтергә кирәк. Ә без җырлыйбыз да биибез. Әле сыйфаты нинди аларның! Чүлмәк ватып кына булмый бит инде. Сабантуй – бәйрәм, ләкин ул интеллектуаль казаныш түгел. Татарга бәйрәм итеп кенә үлергә ярамый бит инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: