Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Яңгырлы көндә нәрсә белән шөгыльләнергә?

«Сабантуй» дан 5 идея!

  1. Иҗат – гаҗәеп дөнья. Фантазиягә биреләсең дә... нидер ясарга, пластилиннан әвәләргә мөмкин. Сиңа безнең журналдагы «Балама» сәхифәсе ярдәм итә ала. Тизрәк кереп кара.  https://rutube.ru/plst/804670
  1. «Сабантуй» журналындагы «Тәмлетамак» сәхифәсендәге рецептларны тиз генә карап чык та, күңелеңә хуш килгәнен әзерлә. Рецептлар биредә:  https://rutube.ru/channel/38934833/shorts/
  2. Күптән өстәл уеннары уйнаганың булмаса, менә дигән мөмкинлек! Дустыңны кунакка чакыр да, «Сабантуй» журналының май санында чыккан өстәл уенын уйнап ал.
  3. Әлбәттә,  башваткычлар! Сизәм, «Сабантуй» журналындагы «Уен сәгате» сәхифәсендәге барлык башваткыч-биремнәрне дә әле чишеп бетермәгәнсең.  Сканворд турында да онытма.
  4. Беләм, җәйге каникулда китап укыйсың килми. Тик, шулай да, укуны онытып җибәрергә ярамый. Журналыбызның июнь санындагы кызыклы 13 китап исемлеген укый башларга вакыт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев