Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Календарь әзер!

Инде менә икенче ел рәттән «Сабантуй» журналы редакциясе укучылары өчен Яңа елга үзенчәлекле бүләк – балалар календаре әзерли.

«Сабантуй» журналының гыйнвар саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда 2023 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган.

Инде менә икенче ел рәттән «Сабантуй» журналы редакциясе укучылары өчен Яңа елга үзенчәлекле бүләк – балалар календаре әзерли. Биредә һәр көн – бер бәйрәм. Әйтик, 22 нче гыйнвар – Бөтендөнья кар көне. Ә 4 нче мартта микрофонның туган көнен бәйрәм итәргә мөмкин. Һәр бәйрәмгә кызыклы рәсем яки күңелле аңлатма да бар.

Календарьда һәр ай бер татар балалар язучысы яки шагыйренә багышлана. QR-код аша узып, язучының биографиясен дә искә төшерергә була. Татар халык сынамышлары, кызыклы уеннар һәм биремнәргә бай бу календарь һәркемдә булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев