Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларга кирәкле рухи байлык

«САФ» – татар балалары өчен тәүлек әйләнәсендә эшләүче радио. Аны үз балаларын тәрбияле, рухи байлыкка ия һәм милли җанлы итеп үстерергә теләгән ата-аналар белә һәм балаларына тыңлата.

Хәер, балаларына гына тыңлатып калмый, үзләре дә рәхәтләнеп тыңлый. Әлегә интернет киңлекләре аша бар дөньяга яңгыраучы әлеге зәвыклы, кызыклы, шул ук вакытта шук-шаян да радионы якын киләчәктә фм ешлыкка да чыгар дип өметләнәсе килә. Әлбәттә, безнең балалар моңа лаек. Һәм балаларыбызга тыңлатырлык җырларыбыз, рухи мирасыбыз, белем чишмәбез дә бай һәм киң колачлы. «САФ» балалар радиосының матур бер сыйфаты бар. Аларны оештыручылар һәм үз көчләре белән генә эшләтүче милләт җанлы кешеләребез – Алсу Галимова, Чулпан Яркәева, Гөлназ Дениз һәм алар белән бер рухта булган команда ел ахырында үз эшләренең нәтиҗәләрен күрсәтер өчен йомгаклау чарасы оештыра. Журналистлар, фикердәшләр бергә җыелып, узган елда булган уңышлар, алга куелган максатларга ирешү турында фикер алыша, сөйләшә. Быелның ел йомгаклары чарасында ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов: «Балалар өчен җырларыбызга карата мәхәббәт уята торган бик матур проект. «САФ» радиосы – кешеләрне берләштерә. Иң мөһиме, аның 30 меңнән артык уникаль тыңлаучысы бар. Көн дәвамында тыңлап торучылар күбрәк булыр, Аллабирса. Нәтиҗәне ике-өч ел көтәргә кирәкми, бүген үк эшләргә кирәк. Безнең төп бурычыбыз – мондый проектларны, кешеләрне күреп, бер-беребезгә ярдәм күрсәтү. Бу – иң мөһиме. Бу безгә, сезгә, балаларыбызга кирәк», – дип үз фикерен белдерде.

Ә гомумән алганда, тагын да бер матур традиция бөреләнеп килә радиода җырлары яңгыраган балаларны һәм алып баручыларны зур сәхнәгә чыгарып, концерт оештыралар. Әлеге саваплы да, кирәкле дә эш үз нәтиҗәләре белән безне тагын да сөендерер, радио тыңлаучылары артып торыр дип телисе килә.

Айсылу Имамиева.

Фото: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев