Карак кош саескан

«Ишегалдында саескан күрсәң – кунак килер» – дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Хәер, саескан күргән саен чәй хәстәрләргә йөгерсәң, бу мәкаләне укырга вакытың калырмы, дустым?  Саескан каргасыманнар гаиләсенә керә, кыяфәте белән аны кара каргага, ала каргага, козгынга охшатып була. Урамнарда үз мәшәкатьләре белән тегендә-монда очып йөргән  әлеге кошларны тану авыр түгел. Ләкин тирәнтен белемең булмаса, ата саесканнан ана саесканны аеру җиңелләрдән түгел.
Саесканның башы кара каурый белән капланган, үтә зур кара томшыклы бу кошның муены белән түше дә караңгы төстә, канатының күпмедер өлеше һәм гәүдәсе исә акка буялган. Кара койрыгы якынча аның гәүдәсенә тигез. Кояшлы көннәрдә каурыйлары яшелле-шәмәхә төс белән балкыганын да искә алмыйча булмый. Кошларның тәпиләре кара һәм ныклы, тырнаклары кечкенә, ләкин үткен. Саесканның зурлыгы якынча 42 сантиметр, канат җәелеше исә ярты метрга тигез. Өлкән кошларның авырлыгы 150дән алып 250 граммга кадәр җитәргә мөмкин.
Саескан, ала карга, кара карга, чәүкә, күкшә кебек бөтенесен ашаучан кошларга керә.
Кошның нәрсә белән туклануы ел вакытыннан тора. Ул күпчелек бөҗәкләр, үрмәкүчләр һәм суалчаннар белән туклана. Шулай ук вак кошларның йомыркаларына, балаларына да тия. Саескан кош ояларының төп дошманы булып тора. Кимерүчеләргә дә бу коштан курыкырга кирәк, зур томшыгына күрә ул үзенең ризыгын иң авыр урыннардан да тартып чыгара ала.
Геройларыбыз тормышындагы иң кызыклы вакыт дип аларның гаилә кору вакыты санала: алар сөйгән ярларын табалар, балалар үстерәләр, элекке ояларын тапмаган очракта бергәләп яңаны үрәләр. Саесканнар ояларын яшерен урында төзиләр, аның өчен алар коры ботаклар, кипкән яфраклар һәм үлән кулланалар. Саескан иң күбендә 9 йомырка сала, 3 атна буена кунаклап утыра. Бу вакытта ата саескан аны саклый һәм ризык белән тәэмин итә. Шулай аларның нарасыйлары туа, әти-әни төнне-көнне белмичә аларны тәрбияләргә тотына. Якынча бер айдан соң яшь саесканнар мөстәкыйль кошларга әверелә.
Башка каурыйлылардан аермалы буларак, саескан урманнарда түгел, ә ачык урыннарда яши. Ауга чыгарга уңайлы урын сайлыйлар алар. Бүгенге көндә саесканнар арасында паркларда яшәү популярлашып китте. Бу күренеш бигрәк тә караңгы көздә сизелә. Табигатьтә азык беткәч, кошлар кеше булган җиргә күченә башлыйлар.  Саесканнар күбрәк Җирнең төньяк ярымшарында яши. Алар асттөрләргә бүленеп, төрле урыннарны сайлаганнар: Аурупа, Азия, Төньяк Америкада көн күрәләр.
Кызыклы факт: кайбер илләрдә саесканнар – зарарсыз кошлар, ләкин Аурупаның күпчелек илләрендә алар басуларны яулап алалар, шуңа күрә саесканнарны яратмаучы илләр дә бар.
Гыйлем.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: