Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кавынны сайларга өйрәнәбез

Август ае – кавын белән карбызның иң тәмел, пешкән чаклары. Шулай да, әлеге җиләк-җимешләрне сатып алганда, игътибарлы булырга кирәк. Безнең киңәшләр сезнең өчен файдалы булыр дип ошанабыз. Иң элек, к...

Август ае – кавын белән карбызның иң тәмел, пешкән чаклары. Шулай да, әлеге җиләк-җимешләрне сатып алганда, игътибарлы булырга кирәк. Безнең киңәшләр сезнең өчен файдалы булыр дип ошанабыз.
кавын1
 Иң элек, кавынның төрләренә тукталып китик:
“Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.
“Торпедо” — озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.
“Канталупа” — азрак кысылган сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.
Кавынны сайлаганда белергә кирәк:

  • Кавын алганда иң беренче сабак очына игътибар итегез. Өлгергәненеке кипкән була.

  • Чатнаган, ярылган кавынны алмагыз. Ул бик тиз бозыла, ярыклар аша аңа микроблар керә.

  • Кавынны бармак белән баскалап карыйлар. Каты кабык аның өлгереп җитмәгәнен сиздерә. Бик йомшак икән — артык өлгергән, тиздән бозылачак.

  • Җитешкән кавыннан һәрвакыт хуш ис килеп тора.

  • Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән


кавын2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев