Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары”

Татар Дәүләт “Әкият” курчак театры үзенең нәни дуслары өчен Яңа елга шәп бүләк әзерли.

Татар Дәүләт “Әкият” курчак театры үзенең нәни дуслары өчен Яңа елга шәп бүләк - «Кар патшабикәсе»нең  яңа заманча  интерпретациясе – «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары»н әзерли. Яңа ел тамашасы 2020 елның 18 декабреннән  алып 2021 елның 10 гыйнварына кадәр үтәчәк, дип хәбәр ителә театрның рәсми сайтында.

Тамашачылар Кыю Герда белән бергәләшеп, явыз Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләргә барачак.  Балалар уникаль чараның  тамашачылары гына түгел, ә аның иң чын һәм актив катнашучылары да булачаклар.  Маҗаралар, уеннар, күңелле биюләр, кызыклы каһарманнар  белән очрашу көтә балаларны. Кыш бабай белән Кар кызы  бәйрәмнең иң көтеп алган кунаклары. Ә театр фойесында  бәйрәм патшабикәсе –  чыршы балкып торачак.  Теләгән һәр кеше яңа ел фотозонасында истәлекле фото да ясый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев