Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан чаңгы марафонына әзерләнә: итәкле җиңүчегә - 5 мең сум!

Казан читендәге Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионында чаңгы ярышлары буенча чираттагы Казан марафоны уза: ярышырга да, тамаша кылырга һәм ял итәргә дә мөмкин булачак.Казан марафоны 10 март...



Казан читендәге Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионында чаңгы ярышлары буенча чираттагы Казан марафоны уза: ярышырга да, тамаша кылырга һәм ял итәргә дә мөмкин булачак.
Казан марафоны 10 мартта уза. Теркәлү эше күптән алып барыла. Иң ерак ара – 50 чакрымга узышырга 400 катнашучы теләк белдергән инде.
– Икенче ел рәттән марафон 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне рухында уза. Шуны истә тотып, гүзәл затлар өчен махсус узыш билгеләдек. Ул итәкле ярыш, дип атала. Алар өчен ара ерак түгел – 500 метр гына, – дип белдерделәр Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.
Ара ерак булмаса да, бүләге саллы. Итәк киеп чаңгы юлына баскан һәм җиңүче булган хатын-кызны 5 мең сум күләмендә бүләк көтә. Хәтта җиңмәсәң дә шул ук суммага лаек булу мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – киемең үзгәлеге белән аерылып торсын!
Әмма шунысын истән чыгармагыз: итәкле чаңгычылар ярышы марафонга бер көн кала – 9 мартта төгәл көн уртасында башлана.
Ике ел элек Казан чаңгы марафоны ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 1968 елның 24 мартында узган тәүге ярыштан соң әлеге марафонның бер генә ел да уздырылмый калганы юк. Хәзер инде ул илнең 20дән артык марафонын берләштергән “Russialoppet” халыкара хәрәкәте составына кергән ярыш.
Казан марафонының төп оештыручылары – Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе белән башкала мэриясе барлык катнашучыларны шаккатырырга җыена. Ярышларның гомуми приз фонды – 1 миллион сумнан артык булачак!
– Әлеге чыгымнарны соңгы өч елда федерация президенты Илшат Фәрдиев күтәрә, – дип белдерделәр федерациядән.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Николай Зимятов белән ике мәртәбә Дөнья кубогы иясе Александр Завьяловны да күреп булачак.
50 чакрым араны иң беренче булып узган ир-ат спортчыга – 150 мең, ә хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә. Хәтта унынчы булып килсәң дә начар түгел – тырышлыгың 15 һәм 10 мең сум белән бәяләнә.
Казан марафонында катнашучылар өчен 25 һәм 5 чакрым арага узышлар да каралган. Чаңгы юлына 700ләп кешенең басуы көтелә. Бу иң беренче ярышка крааганда 30 тапкырга күбрәк дигән сүз.
P.S. Казан марафонында катнашу өчен теркәлү түләүле.
Фәрит САЛИХОВ
Фото: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев