Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан егете урам мәчесенә 5000 сумга гомер "бүләк иткән" [булган хәл]

Кешеләр милләт, тән төсе, күз формасы, фикерләре белән генә түгел, ә тумыштан Ходай биргән сыйфатлары белән дә аерылып тора. Ана сөте белән кермәгән сыйфатлар, тана сөте белән генә керми дигән халык. ...

Кешеләр милләт, тән төсе, күз формасы, фикерләре белән генә түгел, ә тумыштан Ходай биргән сыйфатлары белән дә аерылып тора. Ана сөте белән кермәгән сыйфатлар, тана сөте белән генә керми дигән халык

Тукталышта биш-алты кеше автобус көтә, кем нәрсә эшли: кайсы гәҗит укый, кайсы музыка тыңлый, кайсы үзара сөйләшеп вакыт уздыра. Минем күзем ике уртача яшьтәге, матур гына киенгән-бизәнгән ханымнарга төште. Алар тукталышта яткан өйсез пычрак мәче баласы турында сөйләшә.
“Мин эт-мәчеләрне яратмыйм, өй аларның йоны, авырулары белән тула”, диде берсе.
Икенче ханым болай дип җавап кайтарды: “Ә мин шушы бергаепсез хайваннарны кызганам, үземчә сөям, алар бит өйгә ямь өсти. Ә менә апамның улы Айнур мәчеләрне үлеп ярата, бик йомшак күңелле ул.
Ике-өч ел элек, машиналар сервисында эшләгәндә, ул шул сервисның ишек төбендә бер соры мәче баласын тапкан иде. Авырганын күргәч, ветклиникага алып барган. Табиблар сүзе генә куанычлы булмый: кемдер песигә, балалары тумасын өчен, дарулар биргән, шуңа да бу соры йомгакның ике арт аягы йөрми торган булып калган.
Кирәкле уколлар ясатып, дару-мазьлар алып, күпме акча-көч түгеп, песи баласының хәле җиңеләйде. Айнур, озак уйламыйча, песине өенә алып кайтты. Тик арт аяклары барыбер йөрми торган булып калды.
Ә песи бик бәхетле булып үсә: арт аякларын өстерәп йөгерә, уйнарга-назланырга ярата, сау мәчеләрдән бер дә ким түгел. Айнур аны кунакка, бакчага алып бара, гел юындыра, клиникада дәвалый, яратып “кызым” дип өндәшә. Хәзерге вакытта да мәче кадер-хөрмәттә яши. Инде кечкенәдән үк өйгә эт-мәчеләр ташып үскән бала бит ул.
Әле күптән түгел урам песиенең гомерен коткарган: мәчене этләр талаган, шушы этләрне куып, бичараны клиникага алып барган. Табиблар кыйбатлы операция ясап, бөерен алганнар, система астында яткызганнар, барлык дәвалау чаралары 5 меңгә чыккан. Хәзер көн дә мәче янына йөри, ә терелгәч, аны әби-бабасы янына авылга кайтарачак. Үзе яшь кенә ир-бала булса да, олы йөрәкле, хайваннарга карата бик мәрхәмәтле ул безнең”.
Автобус килде, һәркем үз юлы белән китте,  пычрак песи баласы гына тукталышта мәрхәмәтле адәм баласын көтеп калды...
песи
Гөлия Гәләвиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев