Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмле табышмаклар

Табышмакларның җавапларын тап.

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар.   (Өчпочмак)

 

Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?    (Коймак)

 

Камыр эчендә бәрәңге.

Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)

  

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп,

Аша, дустым, син шулай.  (Чәк-чәк)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев