Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Казан серләре» квест уены

Узган ялда Казанның Татар бистәсендә “Казан серләре” квест уены узды. Анда башкаланың 16 мәктәбеннән 16 такым, 160лап укучы катнашты.4 октябрьдә “Казан серләре” квест уенын Иске Татар бистәсенең тарих...

Узган ялда Казанның Татар бистәсендә “Казан серләре” квест уены узды. Анда башкаланың 16 мәктәбеннән 16 такым, 160лап укучы катнашты.
4 октябрьдә “Казан серләре” квест уенын Иске Татар бистәсенең тарихын торгызу максаты белән “Ярдәм” вакыфы, Казан башкарма идарәсенең мәгариф бүлеге, Иске шәһәр” префектурасы, “Ватан” яшьләр үзәге оештырды.
Квест Камал театры янәшәсендә башланды. “Ярдәм” вакыфы вәкиле Алексадр Долгов һәм координатор Ренат Мөхәммәтҗанов “Ярдәм” вакыфы рәисе Илдар Баязитов исеменнән барлык катнашучыларны сәламләде, уенның асылын аңлатты. Оештыручылар белдергәнчә, бу чара Иске Татар бистәсенең тарихын торгызу максаты белән бергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да үз эченә алган.
Квест – ул шәһәр белән танышуның актив формасы. Катнашучылар тапшырылган конверттагы яшерен тарихи объектларны эзләде. Квестның бер өлешен узганнан соң, такымнар өчен уенның икенче өлеше – мастер-класслар, кызыклы биремнәр оештырылды. Нәтиҗәдә бу чара аша укучылар Татар бистәсенең тарихы белән уен аша танышты, кызыклы, серле вакыйгар белде.
“Казан мәктәпләрендә белем алучы укучыларны Иске Татар бистәсе белән таныштыру максатында әлеге уенны оештырдык. Волонтерлар ярдәмгә килде. Катнашучыларга яхшы бүләкләр алдык. Укучылар уен барышында Мәрҗәни, Апанай кебек шәхесләр белән танышты, Каюм Насыйри урамының кайда урнашканын белде, шулай ук Тукай, Юнысов мәйданнарын да таный башлады, Кабан күле серләренә төшенде. Кыскасы, Казан хәзинәсе белән төпләп танышты”, ди квестны оештыручыларның берсе Александр Долгов.
Бәйгедә 102нче гимназиянең “Эзтабар” такымы җиңде. Такымны әзерләгән тарих укытучысы Любов Маркова гадәти дәрескә караганда, әлеге уенның уңай яклары күп булуын әйтте.
“Балалар архитектура биналарын үз күзләре белән күреп, тарихны өйрәнү мөмкинлегенә ия булды. Татар бистәсендәге йортлар XVIII-XX гасырга карый. Малайлар-кызлар мәшһүр татар шәхесләре яшәгән урыннар белән таныша алды. Туган төбәкләренең тарихын камил дәрәҗәдә белүгә бу һичшиксез зур тәэсир ясады”, ди Любов Маркова.
Квестта катнашкан укучыларның барысы да “Казан серләре”ннән канәгать калган. Уен кызыклы, шул ук вакытта интеллектуаль белемне дә арттырды, мондый чаралар ешрак булсын, диде алар саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев