Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда иң зур динозаврлар паркы ачылды

5 июнь көнне Россиядә иң зур «Юркин Парк Трэвел» диназоварлар паркы ачылды. Парк "Kazan-Arena" стадионы территориясендә урнашкан. Парк ачылу уңаеннан, биредә флешмоб узды – чакыру билетлары ияләре «Юр...

5 июнь көнне Россиядә иң зур «Юркин Парк Трэвел» диназоварлар паркы ачылды. Парк "Kazan-Arena" стадионы территориясендә урнашкан. Парк ачылу уңаеннан, биредә флешмоб узды – чакыру билетлары ияләре «Юркин парк» фразасын тезеде. Алар арасында – балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм күп балалы гаиләләр. Алар һавага шарлар очырып, паркны ачтылар.
Казанда «Юркин Парк Трэвел» Россиядә хәрәкәт итүче динозавларның иң зур паркы һәм 6 гектардан артык мәйданны били. Әгәр паркка күктән карасак, паркның динозавр аягы эзе сыман булуын күрергә мөмкин.Уратып алынган сыннарны тотарга рөхсәт ителми. Иң зур сын 20 метрлысы санала. Сыннар Кытайда эшләнгән.
Паркка керү бәясе 500 сум торачак. Динозаврлар паркы 9-22 сәгатьләрдә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев