Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Күбрәк йоклагыз

Роспотребнадзор укучыларга имтиханнар чорында, контроль эшләр алдыннан күбрәк йокларга киңәш итә.

 

Роспотребнадзор укучыларга имтиханнар чорында, контроль эшләр алдыннан күбрәк йокларга киңәш итә. Белгечләр фикеренчә, бу вакытта гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттыру мөһим. 1-4 сыйныфта бала якынча – 10-10,5 сәгать, 5-7 сыйныфта – 10,5 сәгать, 6-9 класста – 9,5 сәгать, 10-11 класста – 8-9 сәгатьйокларга тиеш.

Йокы туймаган очракта, баланың белем алу сәләте начарлана икән. 2 сәгатькә кимрәк йоклау бу сәләтне 30 процентка киметә.

Йокларга бер үк вакытта ятарга кирәк. Кичке 7дән соң шау-шулы уеннар, фильмнар карауны чикләү яхшы. Баланың ятагы тигез булырга, салынып тормаск тиеш, мендәре артык биек булмасын. Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк.

Укучылар сәламәтлеге өчен тагын нәрсә мөһим? Җәяү йөрүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм хәрәкәт активлыгының башка төрләренә башлангыч сыйныфларда ким дигәндә 3-3,5 сәгать вакыт бүлеп бирелсен. Югары сыйныф укучылары өчен бу вакыт 2,5 сәгать булырга тиеш.

Дөрес туклану да бик мөһим. Балалар 4-5 сәгать саен ашап торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев