Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кечкенә Моцарт... Россиядә яши! ВИДЕО карагыз:

Россиянең иң яшь пианистының аягы фортепиано педальләренә җитмәсә дә, үзе иң катлаулы музыкаль әсәрләрне уйный ала.Елисей Мысин фортепиано артына утырып, көйләр уйный башлагач, аңа бары тик 5 яшь, дип...

Россиянең иң яшь пианистының аягы фортепиано педальләренә җитмәсә дә, үзе иң катлаулы музыкаль әсәрләрне уйный ала.

Елисей Мысин фортепиано артына утырып, көйләр уйный башлагач, аңа бары тик 5 яшь, дип кенә әйтүе кыен. Ул аяклары белән педальгә җитми, пианиноның клавишаларына кагылыр өчен, урындыкка мендәр куярга кирәк. Ләкин бу Ставрополь вундеркиндына илнең төрле почмакларында уңыш казанырга комачауламаган.
Россия телеканаллары эфирында Елисей Бахның фа-минор концертының беренче өлешен уйнагач, аның белән бергә танылган виртуоз Денис Мацуев уйный. Һәм малайны «Новые имена» фондының җәйге иҗади сменасына чакыра.
Ставрополь шәһәрендәге 1нче музыка мәктәбендә Елисейны кечкенә Моцарт, дип йөртәләр. Монда аның фотографиясе төшерелгән баннер да тора. Австрия композиторы кебек, малай да музыка белән өч яшендә шөгыльләнә башлаган.
Елисейның әнисе сүзләренә караганда, малай апасы уйнаган көне кабатлап уйнап бирә алган. Самолетта очканда да, ул нәрсәдер көйләп бара икән. Кунаккханәдәге рояльне күреп, шунда ук анда уйнарга тотына.

3 яше тулганчы, аны музыка мәктәбенә бирәләр. 3,5 яшендә ул фортепианода уйнарга өйрәнә башлый. Башка укучылар уйнаган көне отып алып, шунда ук уйнап бирә ала. Малай бик үҗәт, тырыш икән. Нәрсәдер булып чыкмаса, үзенә бик нык ачулана. Шушы сыйфатлары аңа конкурска барып шундый авыр музыкаль әсәрне башкарырга ярдәм иткән.
Хәзер бу музыкант үзен композитор буларак та сыный. «Торнадо» дигән әсәреннән соң, ул Яңа ел алдыннан Елисей тагын бер пьеса яза: «Мандарин» дип атала.
Гади тормышта кечкенә пианист тыйнак һәм бик оялчан икән. Популярлыгы, гел селфи төшәргә сораулары аны бик нык оялта. Фортепиано артына утыргач кына,ул бөтен дөньясын оныта. Яраткан композиторы да Моцарт икән аның.
Киләчәктә малай скрипкада һәм органда уйнарга өйрәнергә тели. Иң зур хыялы – үзенең роялен булдыру һәм оркестр белән үз концертында чыгыш ясау. Музыкадан кала, Елисей футбол, шахмат белән шөгыльләнә, велосипедта, самоката йөрергә ярата, конструкторлар җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев