Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Хайваннарның иң-иңнәре нинди була?

Җир йөзендә нинди генә җан иясе юк! Араларында чын рекордсменнар да күп. Шундыйларның аеруча кызыклы булганнарын сез дә истә тотыгыз! Менә алар:Иң гаҗәеп хайван – ул ЯК. Аның башы сыерныкы, койрыгы –...

Җир йөзендә нинди генә җан иясе юк! Араларында чын рекордсменнар да күп. Шундыйларның аеруча кызыклы булганнарын сез дә истә тотыгыз! Менә алар:

Иң гаҗәеп хайван – ул ЯК. Аның башы сыерныкы, койрыгы – атныкы, скелеты – бизонныкы, йоны – кәҗәнеке, мөгезләре – үгезнеке, өстәвенә, дуңгыз кебек мыркылдый.


19 September 1997 . BART THE BEAR .
Bart the 16001b , 9'3" Kodiak Grizzly bear co stars with Anthony Hopkins and Alec Baldwin in "The Edge"
with owner/trainer Doug Seuss in Utah
Дөньядагы иң эре ерткыч – АЮ-КОДЬЯК. Озынлыгы 3 метрдан артык, авырлыгы – 700 кг күбрәк.



Иң калын тиреле хайван – ул фил түгел, ә НИЛ СУ ҮГЕЗЕ (бегемот). Тән тиресенең калынлыгы 2,5 см-га кадәр җитә (филнеке – 1,8 см, мөгезборынныкы (носорог) – 2 см).



Ерткычлар арасында иң кечкенә йөрәеклесе – ул... АРЫСЛАН!



Коры җир хайваннары арасында иң «батмый торганы»ДИКОБРАЗ. Ул бөтенләй бата алмый: аның күпсанлы энә куышлары һава белән тулы.



Иң каты йоклаучы хайван – ул ЙОМРАН. Кышкы йокысы вакытында аны оясыннан чыгарып, рәхәтләнеп тәгәрәтергә, селкетергә була – ул уянмаячак. Сары йомран елына 9 ай буе йоклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев