Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Китабым бүләк булсын

Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укучылар арасында китапка, укуга кызыксыну уяту максатыннан, "Китабым китапханәгә бүләгем булсын" дигән флешмоб уздырганнар.

Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укучылар арасында китапка, укуга кызыксыну уяту максатыннан, "Китабым китапханәгә бүләгем булсын" дигән флешмоб уздырганнар. Ул "Подари книге втрою жизнь" республикакүләм акциясе кысаларында үткәрелгән. Гимназия укучылары әлеге чарада аңа бик теләп катнашкан. Балалар үзләренә ошаган иң кызыклы, файдалы китапларны башка укучылар белән дә уртаклашкан, китапханәгә тапшырганнар.

"Подари книге втрою жизнь" республикакүләм акциясе нигезендә флешмобны инде икенче ел уздырабыз. 2018 елда 5 Б сыйныфы республикада иң күп китап бүләк итүче сыйныф булып танылды. Узган ел ата-аналар китап бүләк итү буенча Татарстан күләмендә икенче урын яуладылар. Быел да сынатмабыз", - ди гимназия педагогы-китапханәче Раушания Байрашева.

 

Фотосурәттә – 1 А сыйныфы укучысы Адель Яппаров. Ул китапханәгә 10 китап бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев