Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Китап укыгач...

Бүген безне Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 "В" сыйныфы укучылары үзенчәлекле дәрескә дәште.

Бүген безне Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 "В" сыйныфы укучылары үзенчәлекле дәрескә дәште. Алар көзге каникулда Дәрҗия Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен укыганнар. Бүген исә китапханәче Раушания Байрашева һәм укытучылары Кадрия Гарәпшина оештырган сыйныфтан тыш дәрестә әлеге әсәр буенча белешмә-китапчыклар ясадылар. Бу китапчыкларда ниләр генә юк! Язучының биографиясе, мәкаль-әйтемнәр, укучылар үзләре иҗат иткән шигырь-хикәяләр, хәтта Дәрҗия Аппакова хикәясендәгечә сары башмакларга кадәр бар! Бу китапчыкларны күргән һәркем "Шыгырдавыклы башмаклар"ны укымый калмас! Сезгә дә күрсәтик әле!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев