Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«ӘКИЯТ-BELEМ»гә рәхим итегез!

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында «ӘКИЯТ-BELEМ» проекты эшен дәвам итә.

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында «ӘКИЯТ-BELEМ» проекты эшен дәвам итә. 14 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә тамашачыларны «Татар балалар әдәбияты җәүһәрләре» дигән лекцияләр циклына чакыралар.

Нәкый Исәнбәт исемен ишетүгә, ул иҗат иткән, күпләрнең иң яратып укыган әсәрләренең берсе «Мырау Батыр» искә төшә. Хәзерге татар әдәбиятында беркем белән дә алыштырып булмый торган тарихи урынны биләгән әдипнең иҗат җимеше  һәрьяклап хөрмәткә лаек. Халык белгән әкият күп серияле фильм итеп тә төшерелде. Телемюзиклны балалар гына яратып карый дип әйтү дөрес булмас, чөнки аны, кече яшьтәгеләр белән беррәттән, әти-әниләре дә, өлкән буыннар да яратып күзәтә. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады? Театрда шул хакта да фикер алышачаклар. Лекцияне КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова алып барачак. Очрашу кысаларында  балалар өчен әдәби викториналар һәм уеннар оештырыла. Чакырылган кунакларга театр музеена бушлай керү мөмкинлеге булачак.

 

Фото «Әкият» курчак театрының "ВКонтакте"дагы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев