Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әкият” курчак театрында “ӘКИЯТ-BELEМ” проекты башлана

10 октябрь көнне Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында  масштаблы  уникаль “ӘКИЯТ-BELEМ”  мәдәни-мәгариф проекты старт ала.

10 октябрь көнне Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында  масштаблы  уникаль “ӘКИЯТ-BELEМ”  мәдәни-мәгариф проекты старт ала. Әлеге проект кысаларында  төрле лекция-очрашулар үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Ул өч төрле форматта узачак. Беренчесе – автор катнашында яңа балалар китапларын тәкъдим итү, Татарстанның әйдәп баручы авторлары белән турыдан-туры аралашу һәм хәзерге татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре белән танышу. Тамашачылар белән тере элемтә – авторга да, укучыга да үсеш өчен менә дигән стимул. Очрашу кысаларында, шулай ук,  балалар өчен әдәби викториналар, китап күргәзмәләре һәм уеннар, танылган балалар язучылары әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар оештырылачак. Шулай ук, проект кысаларында  «Татар балалар  әдәбиятының 30 Бөек әсәре» дигән лекцияләр циклы да башланып китә. Балалар психологлары белән лекцияләр оештыру – монысы өченче формат.

«Әкият-BELEM» проекты буенча 30га якын очрашу планлаштырыла, диелә хәбәрдә. Беренче шундый очрашу-кичәдә Фәйрүзә Мөслимованың  «Татарча Әлифба» китабы белән танышу булачак. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар мәгълүмат технологияләре үсеш алган заманда, үсеп килүче буында әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим бер юнәлеш булып торачак.

10 октябрьдә узучы чарага керү бушлай.  Катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри. E-mail:  Ekiyat-belem@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев