"Кәкре авыл"


Шулай йортлары авышып торган, үзенчәлекле архитектуралы авыллар да бар икән.
Бөек Британиядә урнашкан Лавенхэм авылы да гел кәкре йортлардан тора.
Урта гасырларда бу авыл шәһәр булган. Монда бөтен илдән сәүдәгәрләр җыела башлаган. Тиз үсүче шәһәргә ашыгыч рәвештә юеш агачтан йортлар төзи башлаганнар. Шул сәбәпле, корылмалар вакыт узу белән формаларын югалткан һәм өйләр авышып калган.
Хәзер кайчандыр зур шәһәр гөрләгән урында гел авыш корылмалардан гына торучы авыл урнашкан. Ә авыл халкының урта гасырлардан калган йортларын төзекләндерерлек акчалары юк икән.


Мәгълүмат һәм фотолар billionnews.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.