Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көнгерә – Австралия символы

26 гыйнвар – Австралия көне

26 гыйнвар – Австралия көне

Көнгерәләр Австралиядә һәм Яңа Гвинеяда гына яши. Табигатьтә көнгерәләрнең алтмышлап төре бар: агачка, кыяларга менеп йөрүче, күсесыманнар, кызыл, кызгылт сары көнгерәләр, Валлаби, Беннета көнгерәләре... Авырлыклары да төрлечә – 500 граммнан алып, 90 килограммга кадәр җитә.

Валлаби көнгерәсе – иң кечкенәсе, агачта, үсемлекләр күп булган җирләрдә яши, җир өстендә дә тиз сикерә. Агачтан агачка 9ар метр ераклыкка сикерергә мөмкин. Кызыл көнгерәләрне исә коры өлкәләрдә күрергә мөмкин. Һәм аларның авырлыгы 90шар килограммга, буйлары 2шәр метрга җитә. Ашыкмыйча сикергәндә сәгатенә – 20, ашыкканда 70 километрга җитәргә мөмкин. Яшәү гомере 20–30 ел тирәсе.
Көнгерә баласы 2 смлы чикләвек төше кадәр генә булып туа. Ул шулкадәр көчсез, хәле әнисенең сумкасына менәргә генә җитә. Ләкин берничә айдан, сумкадан чыгып йөри башлагач, 2–3 килограммга җитә. Көнгерә баласы бер яшькә кадәр әнисенең сөте белән туклана. Табигатьтә кыргый холыклы көнгерәләрнең кешеләргә һөҗүм иткән очраклары да булса, паркларда, тыюлыкларда яшәүчеләре кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәттә – сыйпаттыралар, килеп кулдан ашап китәләр, рәхәтләнеп фоторәсемгә төшәләр...
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев