Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

КОНКУРС! Елмаюлар белән генә аңлашабыз. Шартлары:

Бүгенге тормышыбызны телефон һәм башка гаджетларсыз күз алдына да китереп булмый. Һәрберебез туганы, дусты, сыйныфташларына көнгә йөзәрләгән “смс” хәбәр юллый торгандыр. Әлбәттә, “смс” язганда коры гы...

Бүгенге тормышыбызны телефон һәм башка гаджетларсыз күз алдына да китереп булмый. Һәрберебез туганы, дусты, сыйныфташларына көнгә йөзәрләгән “смс” хәбәр юллый торгандыр. Әлбәттә, “смс” язганда коры гына җөмләләр язып булмый, хис-тойгыларны күрсәтер өчен еш кына төрле елмаю тамгалары (“смайлик”) да кушып җибәрәбез. Ә кайвакыт кәефебезне дә сүзсез генә, шулар белән аңлатабыз.
Ә әлеге тамгалар кайчан, ни рәвешле барлыкка килгән соң?
Елмаю (“смайлик”) тамгаларының кайчан куллана башлавы турында, әлегә кадәр бәхәсләр бара. Кемнәрдер аны 20 гасырда гаджетлар белән бергә барлыкка килгән дисә, икенчеләре исә 19 гасырда ук булган дип исәпли.
Елмаюлар кулланышта популярлашып киткәннән соң, алар бөтен җирдә: чипсы, сагыз, попкорн төрү материлларында кулланыла башлый.


Елмаю тамгасы турында язуыбыз юкка гына түгел. Бу санда укучыларыбызга кызык­лы гына бер конкурс тәкъдим итәбез. 
Түбәндә тәкъдим ителгән тамгалар аерым бер сюжетны тәшкил итә. 
Сезнең бурыч – монда нинди текст яшеренгәнлеген ачыклау:

Иң кызыклы язма авторына бездән бүләк.


Хатлар 10нчы ноябрьгә кадәр sabantui@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә.


Хатта тулы адресыгызны, исем-фамилиягезне, телефон номерларыгызны күрсәтергә онытмагыз (җиңүчегә бүләкне конверт белән җибәрәбез).


Елмаю туган көн


Елмаюның кайчаннан барлыкка килгәнен төгәл белмәсәләр дә, туган көне итеп 1982 елның 19 сентябре санала. Нәкъ шушы көнне Америка галиме Скотт Фальман шаяруны – :-) тамгасы белән, моңсулыкны – :-( шундый тамга белән билгеләргә тәкъдим итә.


Рекорд


Кайбер илләрдә кешеләрне тезеп бастырып, елмаю тамгасы ясау кебек акция һәм флешмоблар уздыралар. Соңгы рекорд 2012 елның февралендә Һиндстанда куела. Мәйданга җыелган 3737 кешедән 43,5 метрлы елмайган түгәрәк - “смайлик” ясыйлар.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев