Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Кояшкай” лагеренда кунакта

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Кемдер авылда ял итә, ә кемнәрдер мәктәп яны лагерьларына йөри. Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә дә “Кояшкай” лагеры язгы сменасы эшли. Бүген алар “Сабантуй” журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырды.

Лагерьда ял итүче балалар, төрле чараларда катнашып, төрле җирләргә сәяхәт кылып, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. Редакция хезмәткәрләре белән очрашу исә татар басмалары белән танышу йөзеннән оештырылган иде. Гимназия укучылары “Сабантуй” журналының бай тарихы, аның сәхифәләре, бәйге-уеннары турында тыңлады. Кызларга бигрәк тә “Сәйдәш остаханәсе” сәхифәсе ошады. Ошамаслык та түгел шул, һәр санда Сәйдәш төрледән-төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтә. Очрашуда да кызлар Сәйдәш белән бергә кесә янчыгы ясадылар. 1-2 сыйныфта укучы кызлар кулларына энә һәм җеп алып, тегүнең иң җиңел ысулларын кулланып, үзләренә янчык тектеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев