Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрешеп булмаса, Интернет аша

«Сабантуй» журналы чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары белән онлайн очрашулар башлап җибәрә.

Бер гасырлык бай тарихы булган татар басмасы – «Сабантуй» журналы – Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклы башлап җибәрде. Казан мәктәпләрендә белем алучы балалар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге бар, ә менә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләтәшләребез янына еш бара алмыйбыз. Алар белән элемтәне ныгыту, “Сабантуй” журналы укучылары санын арттыру максатыннан, атна саен онлайн-очрашулар үткәрелә башлады. Беренче очрашу 10 декабрь көнне Башкортстан Республикасы Бәләбәй районындагы «Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе»нең 4 сыйныф укуылары белән үткәрелде.  “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова укучыларны “Сабантуй” басмасының яңа сәхифәләре белән таныштырды, журналның яңа инновацион юнәлешләре, YouTube каналдагы видеолары, төрле бәйгеләр турында сөйләде. Очрашу вакытында татар телендә иҗат итүче балаларны да барладык.

Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов та мондый очрашуларның укучылар өчен мөһим булуын искәртте. “Безнең гимназиядә 400 ләп бала белем ала, 30 лап укытучы балаларга татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Гимназиянең сәнгать бүлекчәсе бар. Укучылар татарча җырлар, биюләр өйрәнәләр. Баян, курай кебек уен коралларында уйныйлар. Газета-журналларны даими яздырып, танышып торабыз. Мондый очрашу – яңа формат. Безнең дә талантлы, татарча язучы, иҗат итүче укучыларыбыз бар. Киләчәктә “Сабантуй” журналында безнең балаларның да язмаларын күрергә язсын”, – дип, редакция хезмәткәрләрен Бәләбәй шәһәренә кунакка чакырып калды ул.

Гимназия укучылары да баш мөхәрриргә үзләренең сорауларын әзерләгән иде. Татарсаннан читтә яшәп, саф татарча матур итеп сөйләшүче сабыйлар белән аралашу үзе бер бәйрәм булды!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев