Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көрәш бездә – беренче: татар гимназиясе батырларны ачыклады

Казанда урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе турында ишетмәгән кешеләр сирәктер. Телебезне саклау, төпле гыйлем һәм милли тәрбия бирү буенча зур эш алып баралар биредә. Тагын б...

Казанда урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе турында ишетмәгән кешеләр сирәктер. Телебезне саклау, төпле гыйлем һәм милли тәрбия бирү буенча зур эш алып баралар биредә. Тагын бер үрнәк эшләре бар: көрәшчеләр тәрбиялиләр.
– Гимназиядә белем алучы малайларның 70-80 проценты көрәш мәктәбе аша уза, – дип сөйли белем йортының директоры Камәрия Хәмидуллина. – Көрәш – гимназия өчен спорт төрләре арасында беренче урында. Аның шулай булуы, әлбәттә, тренерыбызның үз эшенә булган карашына бәйле. Ул биредә көрәш мәктәбенең базасын булдырды, балаларны әлеге төргә җәлеп итә алды. Иң мөһиме – нәтиҗәсе бар.


Николай Васильевич Крылов шөгыльләндерә балаларны. Һәрберсе өчен борчыла, барысын да үз баласыдай якын күрә, аларның укуы, тәртипләре белән дә кызыксынып тора остаз. Көрәшкә булган мәхәббәтләрен арттыру максатыннан остазның башлап йөрүе, гимназия җитәкчелегенең теләктәшлеге белән биредә һәр Яңа ел алдыннан балалар арасында турнир уздырыла. Быелгысын татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап үткәрделәр.
– Шәһәрнең башка мәктәпләреннән дә көрәшчеләр чакырдык. Монысы балаларны көндәшлеккә әзерләү өчен кирәк. Яшь буенча ике төркемгә бүлдек, авырлык буенча категорияләр дә күп. Димәк, җиңүчеләр арасына эләгү дә кыен булмаячак. Бу инде бәйрәм алдыннан аларның кәефләрен күтәрү, җиңү хисләрен тату өчен кирәк, – ди Николай Крылов.

Келәмдә 2нче гимназия укучыларыннан тыш шәһәрнең танылган тренерлары – Илһам Волков, Наил Хәмдиев, Булат Хәбибрахманов кул астында шөгыльләнүче малайлар бил алышты. Бәйрәм алды турнирында көндәшлекне онытып торып, уртак эшләр турында сөйләшә алар. Аларны яшь көрәшчеләр – сәламәт буын тәрбияләү максаты берләштерә.
– Әлеге хыялны чынга ашыру хәзер аеруча катлаулы. Балаларны келәмгә бөртекләп, мәктәп саен йөреп җыярга туры килә, – ди “Авиатор” мәктәбе тренеры Илһам Волков. – Менә шуларны югалтмау өчен мондый турнирлар кирәк тә инде. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.
...Келәмгә башлап 2007 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәгеләр чыга. Иң кечкенәләренең авырлыклары 23 килограммга да тулмый. Аларның көндәшен келәмнән күтәреп алуы да балл белән бәяләнә. Имгәнүдән саклану өчен тренерлар шундый карарга килгән. Соңрак аларны 2004-2006 елгы үсмерләр алмаштыра. Араларында безнең “Сабантуй” журналы призына (http://sabantuyjournal.ru/sport/11726/)  узган ярышларда катнашкан, җиңүчеләр рәтенә күтәрелгән көрәшчеләр дә бар.
– 30 елга якын тарихы булган әлеге турнир – балаларда милли үзаң тәрбияләргә ярдәм итә торган төп проектларның берсе, – ди Камәрия Хәмидуллина. – Көрәш түгәрәгенә йөрүче һәр бала батыр да була алмас. Әмма көрәш мәктәбе аша узган егетләр тулы канлы тормышка яраклы буын булып үсә.

Фәрит Салихов
Илназ Мөхәрләмов фотолары













Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев