Кунг-фу-шоу: сугыш биюе нинди була? /видео/

Дустым, ә син кунг-фу турында ни беләсең? Сугыш биюеме ул, үз-үзеңне яклау тактикасымы яки эчке гармониягә ирешү юлымы? Алдагы видеоролик синең Кытай көрәш төрләре турында күзаллавыңны тулысынча үзгәртәчәк. Алга таба укы – сине Көнчыгышының иң популяр спорт төрләренең берсе белән кызыклы танышу көтә.

Нәрсә ул “Кунг-фу” һәм ничек барлыкка килгән?


Кунг-фу яки у-шу – ул Кытай сугыш сәнгате, еллар буена чарланган осталык дигәнне аңлата. Кунг-фу – ул оста итеп аяк-куллар белән болгау гына дип уйласаң, син бик ялгышасың. Чынлыкта, кунг-фу – ул үз-үзеңне яклау тактикасын үзләштерергә ярдәм итүче, сәламәтлекне һәм рухны ныгыта торган тулы бер система.
Белгечләр фикеренчә, кунг-фуга борынгы заманнарда ук нигез салынган булырга мөмкин. Үз гомерләрен саклау, кыргый хайванны тотканда исән калу өчен кешеләр аучылыкка өйрәнергә мәҗбүр булган. Вакыт узгач, барлык белем һәм күнекмәләр бер системага җыелган. Хакимияткә Шан нәселе килгәч, аучылык кунг-фу осталарын чыныктыру ысулына әйләнгән.

Үзенчәлекле сугыш биюе буларак кунг-фу


Безнең эрага кадәр 1045-256 елларда солдатларны мәҗбүри рәвештә бу сугыш биюенә өйрәткәннәр. Яшь сугышчылар шулай итеп гәүдәләре белән идарә итәргә һәм рух ныклыгын арттырга өйрәнгән. Елына ике тапкыр сугыш сәнгатенең иң-иңнәре үз осталыкларын ярышларда күрсәткән. Салкын корал белән эш итә белү булачак гаскәриләрне өйрәткәндә катгый шарт булган. Алга таба бу сугыш сәнгате популярлыгын арттыра бара, һәр икенче кеше диярлек көрәш һәм корал күнекмәләре белән мавыга.

Биш җәнлек стиле


Кытайда сугыш сәнгате үсешенең яңа буыны булып танылган Биш җәнлек стиле килгән. У-шу остасы Бай Юйфэн табиб Хуа Тоның борынгы тренинг системасын Шаолиннең сугыш сәнгате белән кушкан һәм “Байның биш йодрыгы” дигән стиль булдырган: аждаһа, юлбарыс, каплан (леопард), елан һәм торна йодрыклары. Бу җәнлекләрнең хәрәкәтләренә карап, гаскәриләр ихтыяр көчен һәм гәүдәләрен чыныктырган.

Кунг-фу ничек сугыш сәнгатенә әйләнгән?


Кунг-фу үсеш алуыннан туктамаган, аның формалары төгәлрәк, нәфисрәк булар барган. Соңрак кунг-фу чын сәнгатькә әйләнгән. Һәрдаим төрле ярышлар оештырылган, кунг-фуның танылуы Кытай чикләреннән чыгып, Көнья-Көнчыгыш Азия илләрендә дә тарала.

Сугыш биюеннән – мөстәкыйль фәнгә. Кунг-фуның таркалуы


Еллар узгач, XIV-XVII гасырларда Кытай сугыш сәнгатьләре турында китаплар языла башлаган, шулай итеп аның даны еракларга таралаган. Ләкин 1644-1911 елларда у-шу рәсми рәвештә тыелган була. Кытай халкы яшерен клублар булдырып, шәкертләрен шунда өйрәткән.

Кытай сугыш сәнгатен тергезү


ХХ гасырда Кытайда сугыш сәнгатьләре яңадан үсеш ала башлаган. У-шуны хакимият үз кулы астына алмакчы булган. Бу сугыш сәнгате шулай озак кына кыерсытылган. Күп кенә кунг-фу осталары илдән китәргә мәҗбүр булган. Соңрак Кытайның сугыш сәнгате турында бөтен дөнья белгән.

Бүген борынгы Кытай гореф-гадәтләрен кире тергезәләр, популярлыгын арттыралар. Ышанмыйсыңмы? Алайса видеоны кара!
Бу роликта Кытайдагы Шаолинь монастыренең Кунг-фу Академиясе шәкертләре чыгыш ясый. Хәрәкәтләренең тигезлеге һәм шоуның зурлыгы күпне күргән сәяхәтчеләрне дә, сугыш сәнгатьләре осталарын да битараф калдырмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: