Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бабайдан «Винкс» курчагы, планшет һәм ... яңа теш сорыйлар (фото)

Елның иң тылсымлы Яңа ел бәйрәмен Кыш бабайдан башка күз алдына китереп булмый. Бөтенроссия Кыш бабаеның Бөек Устюг шәһәрендә яшәвен һәммәбез белә. Әмма анда барып, теләкләр теләргә һәркемнең дә кулын...


Елның иң тылсымлы Яңа ел бәйрәмен Кыш бабайдан башка күз алдына китереп булмый. Бөтенроссия Кыш бабаеның Бөек Устюг шәһәрендә яшәвен һәммәбез белә. Әмма анда барып, теләкләр теләргә һәркемнең дә кулыннан килми. Хәер, әллә кая барып та йөрисе юк, безнең үзебезнең Кыш бабай бар бит! Ул Арча районының Яңа Кырлай авылында  яши.   

Әлеге биләмәгә эләгү җиңел түгел. Кунакларны бабакайның ярдәмчеләре – шайтаннар каршы ала. Алар һәркемнең ниятен тикшерә. Начар уйлар белән йөрүчеләргә биредә урын юк.Безне дә юлда шайтаннар каршы алды. «Иләктән үткәч» квест  рәвешендәге уенда катнашырга туры килде. Моның өченБатыр, Убырлы карчык, Аҗдаһа кулыннан ычкынырга кирәк. Мәхәббәт ярдәмендә Таһир белән Зөһрәне «терелткәч», иң көтелгән этапка килеп җиттек. Махсус тасмаларны, теләкләр теләп, чыршыга бәйләргә кирәк. Яшел ылысларда җилфердәгән тасмаларга карасаң, биредә инде күпләр булырга өлгергән, дигән фикер туа. Барлык сынауларны үткәч, Кыш бабай биләмәсенә махсус чана белән чыгасы. Дөрес, бу араны җәяү дә үтеп була. Әмма балалар күңеленә әлеге этап аеруча да хуш килде.

 

 

Ниһаять, Кыш бабай өенә килеп җиттек. Тик анда да җиңел генә үтәм димә. Бабакай ел буе ниләр белү, өйрәнү турында имтихан ала. Балаларга исә, үз һөнәрләрен күрсәтеп, бүләкләр алырга менә дигән форсат!
– Балалар арасында татарча белүчеләр аз. Күбесе чыршы, Яңа ел турында берәр куплет булса да шигырь сөйли. Кайберләренә исә, һич югы «Туган тел»не сөйләгез, дип әйтеп җибәрәм, – ди Кыш бабай.

 

 

Әмма бу мине артык гаҗәпләндермәде. Программа үзе дә рус телендә бара. Хәтта резиденциягә дә, матур итеп, «ике телдә» (!) «Резиденция Деда Мороза», «Резиденция Кыш бабая» дип язып куелган.

Кыш бабай резиденциясе 3нче декабрьдән 29 гыйнварга кадәр эшли.
– Ике ай эчендә без 5000 тирәсе кунак көтәбез. Шушы кыска вакыт аралыгында  бездә 1500 кеше булырга өлгерде инде.  Кунаклар саны елдан-ел арта. Мәсәлән, 2009 елда, резиденция ачылган елны, нибарысы 700 кеше генә Кыш бабай белән танышу бәхетенә иреште, – ди резиденциянең җитәкчесе Юлия Таланова.
Бабакайны шунысы куандыра: узган елларда бүләк сораучылар күп булса, быел исә илгә-көнгә тынычлык, якыннарына һәм Кыш бабайга сәламәтлек теләгән хатлар «ява». Хатлар дигәннән, алар Татарстаннан гына түгел, Япония, Франция, Америка кебек нокталардан да килә. Приморск крае Находка шәһәрендә яшәүче Денис Романов хатын татар телендә язган! Бу бабакайны чиксез шатландырган. Чөнки килгән хатларның нибары 30%ы гына Тукай телендә. Теләкләргә килсәк, беренче урынны айфон һәм айпадлар алып тора. «Винкс» курчагына да ихтыяҗ зур. Кыш бабайны яңа салынган мунчага чакыручылар да бар. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклауны, яхшы хатын, хәтта өч яңа теш сораган хатлар да ала бабакай. Яшел Үзәндә яшәүче Синицыннар гаиләсе Кыш бабайдан этләр һәм мәчеләр турында энциклопедия сораган. Бабакай 1200 хатка җавап бирергә өлгергән дә инде.

Кыш бабайның Дед Мороздан аермасы нидә соң? Без күреп-белеп үскән Кыш бабай өстенә кызыл кафтан, аягына итек кия. Ә  Арчада яшәүче бабакай исә мөселманнарның яраткан төсе – яшелдән киенгән. Чапаны, чалбары, читеге дә яшел. Шуның өстенә анда татар милли бизәкләре чигелгән. Башында да башлык түгел – җылы түбәтәй.
Без барган көнне Кыш бабай белән танышырга Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә килгән иде.
5 сыйныф укучысы Марсель Усмановның теләкләре изге.  Малай күзләренең яхшы күрүен тели. Аның күз алмасы өскә карап  тора, шул сәбәпле күрергә комачаулык тудыра икән. Тәрбиячесе Алсу ханым сүзләренчә, әнисе аны табибларга йөртеп караган. Әмма операциягә соңга калынган, ди. Хәзер дарулар ярдәмендә генә  дәвалыйлар. Без исә Марсельгә Кыш бабай тылсымы ярдәм итсен иде дигән теләктә калабыз.
Кыш бабайдан һәркем нидер сорый, өмет итә. Ә аның үзенең хыяллары бармы соң?
– Мин үземнең коллегаларым – Бөек Устюгтагы Кыш бабайның резиденциясенә, Удмуртиядәге Тол бабайның утарына кызыгам. Резиденция дип сөйләнелсә дә, минем үз биләмәм юк. Күреп торасыз, без Тукай музеен арендалыйбыз. Минем иң зур хыялым – шәхси биләмә, – диде ул.
Шунысы куандыра: узган ел татар Кыш бабае бер авыз сүз татарча белми иде. Быел өйрәнгән. Дөресрәге, бу вазыйфада яңа бабакай. Моны исә тылсымга бәйләп аңлаттылар. Янәсе, тылсым бер ел эчендә яңа тел өйрәтә ала.
Сүз уңаеннан, татар Кыш бабае 17 декабрь көнне үзенең тапкырлыгын, зирәклеген күрсәтү өчен «Поле чудес» тапшыруына бара.
Йә, ничек, ошадымы дисезме? Мин биләмәдә үзем түгел, 5 яшьлек бала булып йөрдем. Дөресрәге, балачагыма кайтып, әлеге тамашаны, Кыш бабай белән күрешүне «нәни» йөрәгем аша үткәрдем. Хәер, 50дә булсаң да, монда 5 яшькә кайтырга була. Яңа ел үзе ук тылсымлы сихри бәйрәм, Кыш бабай тылсымлы зат бит!


Чулпан ШАКИРОВА. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев