Кыйбатлы даруларга алмашка яшелчәләр

Галимнәр җиләк-җимеш һәм яшелчәдә сәламәтлек өчен файдалы матдәләр табуны дәвам итәләр. Аларның химик составы даруларныкына бик охшаш. Әмма яшелчә, таблетка-сәдәпләргә караганда, тәмлерәк тә, файдалырак та. Яшелчә һәм җиләк-җимеш витаминнар, минераль матдәләр һәм клетчатканың иң мул чыганагы санала. Шунлыктан аларны көнгә берничә тапкыр ашарга киңәш ителә.
1. Ашказаны авыруларыннан.
Кәбестә, кабак, брокколи ашказанын дәвалый. Санап кителгән бу яшелчәләр ашказаны җәрәхәтен дәваларга һәм организмны яман шеш авыруыннан сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, брокколиның укмаш чәчәкләре ашказаны җәрәхәтен барлыкка китерүче бактерияләрне бетерә.

2. Югары кан басымынннан.
Помидор, бәрәңге, шпинат кан басымын төшерә. Кан йөреше белән бәйләнешле проблемаларны хәл итү өчен калий бик мөһим. Шуңа күрә калийга бай әлеге яшелчәләр кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Калий организмдагы су балансын көйли, артык су җыелуга юл куймый. Бу җәһәттән диетологлар майсыз пешерелгән бәрәңгене файдалы саный. Помидорда да калий күп. Шпинат исә йөрәкне чыныктыра.

3. Холестеринны киметә.
Яшел борчак, кукуруз, сельдерей холестеринны киметә. Бу яшелчәләр – холестерин белән көрәштә алыштыргысыз чара. Мәсәлән, яшел борчак, туктыклылыгы белән беррәттән, организмга зарур күп кенә мөһим минералларга – кальцийга, фосфорга, А,В, С һәм Е витаминнарына бай. Кукуруз холестеринны киметә, йөрәкне чыныктыра. Аның мае аеруча файдалы. Сельдерей организмны чистарта.

4. Салкын тиюдән.
Сарымсак, яшел петрушка һәм суган антибиотикны алыштыра. Әлеге әче яшелчәләр ризыкка үзенчәлекле тәм бирү белән беррәттән, көзге йогышлы авыруларны да дәвалый.
Суган, сарымсак һәм петрушкадан күптөрле сироплар, компресслар ясарга мөмкин. Үз чиратында, яшел петрушка организмга зарур магний, тимер һәм С, Е, А витаминнарына бай. Грипптан соң тизрәк яакка басарга теләсәгез, күбрәк петрушка ашагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: