Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Манзара" премиясе бүген Татарстан батырларын бер келәмгә жыйды /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Бүген Казанда, кыш уртасы булуына карамастан, Сабантуй рухы хөкем сөрә! Ни булган соң? Әлеге минутларда "Пирамида" күңел ачу комплексында көрәш бәйрәме башланды."Манзара" премиясе исеме астында уздыры...

Бүген Казанда, кыш уртасы булуына карамастан, Сабантуй рухы хөкем сөрә! Ни булган соң? Әлеге минутларда "Пирамида" күңел ачу комплексында көрәш бәйрәме башланды.

"Манзара" премиясе исеме астында уздырылган әлеге чара быел беренче тапкыр оештырыла. Әлеге проектның асылында республика район батырларын бер келәмгә жыю тора. Бүген без монда атаклы көрәшчеләрне күрәбез: Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин, Ришат Гайнетдинов, Радик Сәләхов, Ренас Кәлимуллин, Фирдүс Зәйнуллин һәм тагын башка батырлар. Гомумән, 23 батыр көч сынашачак.
Җирәбә исә тамашачылар каршында эшләнде, беренче әйләнешнең парлары билгеле. Алга китеп шуны әйтик: тәүге алышларын уңышлы тәмамлаган 8 көрәшче чараның кичке өлешендә җиңүчене ачыклаячак. Ә көрәш алышлары исә җырчылар чыгышлары белән үрелеп бара.

Пирамида сәхнәсендә жырчылар чыгыш ясаса, залда исә көрәшчеләр ут уйната. "Манзара" премиясендә беренче алыш, бу чарада бил алышкан тәүге батырлар - Сарман батыры Радик Насруллин һәм Баулы көрәшчесе Илмир Сабиров. Алар тарихка "Пирамида" залында беренче көрәшчеләр буларак кереп калачак!
Заманында көрәш келәмендә мәйдан тоткан Татарстанның атказанган спорт остасы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов "Манзара"ның киләсе елларда тагын да зуррак масштабларга чыгачагына өметләнә.
"Бу ярыш бәлки цирк аренасында оештырылыр әле. Урта Азия батырларын чакырып, үзебезнекеләрне исә рейтинг нигезендә генә сайларбыз әле бәлки. Күбрәк тамаша рәвеше булганга кагыйдәләрдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Мәсәлән, сөлгене кыска итеп кенә арка өстендә тотып, тезләнү-егылулар өчен кисәтү бирү. Уйлашып бетерербез. Ә мондый чараны оештыруга һәркем үз өлешен кертергә бурычлы, заллар тулып торсын, шуның белән без татар милләтен үстерәчәкбез!" - диде ул.

Жиңуче кичке якта гына билгеле булачак, "Сабантуй" сайтын күзәтеп барыгыз!

"Манзара" премиясеннән фотоларны хәзер үк карый аласыз: ФОТОРЕПОРТАЖ


Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев