Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Марат Бәширов: Яңартылган Конституция халыкчан булачак

Россия политологы фикеренчә, Россия халкы сайлауларда аңлы рәвештә тавыш бирә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/marat-b-shirov-ya-artylgan-konstitutsiya-halykchan-bulachak-5753617

Россия халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә җаваплы караган һәм тавыш бирүне аңлы рәвештә башкара. Бу хакта Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә узган онлайн конференциядә политолог Марат Бәширов сөйләде.

«Минемчә, әлеге Конституция тулы хокук белән „халык Конституциясе“ статусын алырга мөмкин», — дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимы ярдәмендә күп кенә россиялеләр тәкъдим ителгән үзгәрешләрне җентекләп өйрәнгән. «Бу — аңлы рәвештә тавыш бирү, чөнки халык илебезнең Төп законы — РФ Конституциясе өчен тавыш бирүен аңлап кабул итә», — диде Бәширов.

  • Бүген Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/marat-b-shirov-ya-artylgan-konstitutsiya-halykchan-bulachak-5753617

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев