Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мин бүтән үсәргә теләмим!

 Элленсбург шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек американлы Бренден Адамсның буе 232 сантиметр!Малайда уникенче хромосоманың генетик кимчелеге күзәтелә. Шуңа күрә аның буе һәм буыннары, хәтта эчке органнары да...

 Элленсбург шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек американлы Бренден Адамсның буе 232 сантиметр!


Малайда уникенче хромосоманың генетик кимчелеге күзәтелә. Шуңа күрә аның буе һәм буыннары, хәтта эчке органнары да артык зур. Дүрт айлык вакытына Брендның барлык тешләре дә чыгып беткән. Биш яшендә инде ул абыйсыннан ике тапкыр зуррак булган.


Табиблар бу сирәк авыруны ничек дәваларга белми. Үсмергә гормональ терапия дә үткәргәннәр. Шуңа күрә аның үсүе әлегә тукталган. Медиклар Бренден озак яшәмәс дип куркалар.


Великан малайның барлык туганнары да нормаль буйлы. Аның әти-әнисе Деби Эзел һәм Вилл Адамс бергә яшәмиләр. Уллары исә әти белән әнисендә чиратлап яши. Аның бүлмәсенә зур ятак ясаганнар, ләкин малайга ул гына җитми. Әти-әнисе аңа махсус өй төзиләр. Бу өйдә ишекләрнең биеклеге – 2,5 м, ә түшәме  3 м булачак икән.


Деби һәм Вилл өчен Бренденны киендерү бик авыр. Аңа киемнәрне заказ буенча тегәләр. “Мин бүтән үсәргә теләмим, чөнки  машинага сыймыйм”,– дип борчыла малай.


Ул велосипедта йөрергә, видеоуеннар һәм футбол уйнарга ярата. Әкрен йөгергәнгә, аны мәктәп командасына алмыйлар. Ул парта һәм ишекләрнең кечкенә булуы аркасында бик интегә.


[gallery ids="1563,1566,1567"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев