Миңа ярдәм кирәк: Сыйныфташымнан көләләр
Безнең сыйныфта тумыштан авыру бер малай бар. Карап торышка башкалардан бер дә аерылмый. Аралаша башлагач кына аның үзенчәлекле булуын аңлыйсың. Ул сөйләшергә яратмый, тавышлана башласалар, гомумән, колакларын томалап куя. Укырга да көн саен йөрми. Ә ул мәктәпкә килгән көннәрдә берничә сыйныфташым аннан мыскыллап көләләр. Шуңа бик нык эчем поша. Бу очракта мин нишли алам?
Люция Ибәтуллина, психолог:
Сәлам, дустым! Син бик мөһим тема күтәргәнсең! Кемнәндер көлү, үчекләү, мыскыл итү – иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Хатыңнан аңлашылганча, бу – бер очрак кына түгел, ә еш кабатлана торган хәл. Шуңа да олыларның ярдәме кирәк булачак. Буллингны шунсыз туктатам димә.
Синең әлеге күренешкә игътибар итүеңә мин бик шат. Димәк, кешене мыскылларга ярамаганлыгын яхшы аңлыйсың. Сыйныфташларың зур бәлагә тарыган. Сүз авыру малай турында гына бармый. Буллинг булган җирдә һәркем зыян күрә. Таякның авыр башы әлеге күренешнең шаһите булганнарга төшә. Алар, бер яктан, үчекләнүчегә ярдәм итә алмаулары өчен үзләрен гаепле тоя, икенче яктан, үзләре дә шундый хәлдә калудан курка.
Син нишли аласың?
-
Барысын да олыларга (әти-әниеңә, сыйныф җитәкчегезгә) сөйлә. Бәлки, укытучыгыз бу хәлне белмәгән, күрмәгәндер. Алга таба игътибарлырак булыр, беркемне дә мыскыл итәргә ярамаганлыгы турында сыйныф сәгате үткәрер.
-
Укытучыгыз әти-әниләргә җиткереп, алар да өйдә балалар белән сөйләшергә мөмкин.
-
Мәктәбегездә психолог бар икән, бу хәлне аңа да сөйләргә киңәш итәм. Ул үчекләүчеләрнең ни өчен шулай эшләүләрен ачыклый, зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтә алыр.
-
Сине мәҗбүр итсәләр дә, куркытсалар да, сыйныфташыңны мыскыл итүчеләр ягына басма. Кичекмәстән бу турыда өлкәннәргә сөйлә! Үчекләүчеләргә кушылып көлмә.
Буллинг – олылар белән бергәләп тырышып кына җиңеп була торган проблема. Ваемсыз булмаска, авыр хәлдә калучыларны яклый белергә кирәк.
Балалар өчен ышаныч телефоны: 8 800 2000 122
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев