Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем балам тәмәке тартмас”

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге шулай дип уйлый.

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге шулай дип уйлый. “Ромир” холдингы уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җавап бирүчеләрнең 79 проценты балаларының тәмәке тартмаячагына ышана. Халыкның 21 проценты исә бу начар гадәт балаларын да читләтеп узмас, дигән фикердә. Болай уйлаучыларның күпчелеге – үзләре дә тәмәке тартучылар.

Сораштыруда катнашучыларның яртысы, тәмәкенең зыяны турында күп сөйләнә, шуңа да балалар аңа якын килмәс, дип уйлый. Тагын шул кадәр үк кеше бу начар гадәт тиздән “модадан чыгачак” дигән фикердә.

“Ни өчен балаларыгыз тәмәке тартыр дип уйлыйсыз?” – дигән сорауга исә җаваплар мондый. Респондентларның 62 проценты, барысына да тискәре үрнәк күрсәтүче өлкәннәр гаепле, ди. 35 проценты – бу – социаль культураның бер өлеше, 22 проценты тәмәке тарту стресстан коткара, дигән фикерләр җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев