Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләр көненә шигырьләр - Укучыларыбыз иҗаты

Кадерле кешеләрҖир йөзендә әниләрИң кадерле кешеләр.Җәннәтне дә әниләрнеңАяк астында, диләр.Кулыбыздан килгәнчә,Кадерлик без аларны.Авыр сүз әйтеп,Рәнҗетмик аналарны.Гарифҗанов ДилшатБалтач районы Бөр...

Кадерле кешеләр
Җир йөзендә әниләр
Иң кадерле кешеләр.
Җәннәтне дә әниләрнең
Аяк астында, диләр.
Кулыбыздан килгәнчә,
Кадерлик без аларны.
Авыр сүз әйтеп,
Рәнҗетмик аналарны.
Гарифҗанов Дилшат
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
Минем әни
Җир йөзендә әниләр күп,
Минем әни бер генә.
Үзе уңган, үзе булган
Мактарга өлгер генә.
Пешергән камырлары
Мамыктай күпереп тора.
Чәйнәп торасы да юк
Авызда эреп тора.
Әнием һәрвакыт ягымлы
“Үскәнем” диеп дәшә.
Мондый матур сөйләшүдән
Бар тирә-як көнләшә.
Гел шулай елмаеп яшә,
Бәхетең торсын янәшә.
Ходай кайгылар бирмәсен,
Яшә, әни, йөзгәчә.
Хисаметдинова Зөһрә
Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе
6нчы сыйныф укучысы

Минем әнием


Минем әнием дөньядагы иң матур әни. Ул иң яхшы әни! Аның исеме дә үзенә бик килешле - Гөлназ. Бөтен Җир шарындагы назны үзенә туплаган ул.
Шулай ук гөлләр үстерергә дә ярата. Кыш көне өебез гөлләргә күмелсә, җәй көне бакчабыз шау чәчәктә утыра.
Мин әниемне бик яратам. Ул уңган, сабыр, тырыш кеше. Олыларны олыларга, кечеләрне кече итәргә куша. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көндә терәге булырмын.

Фәния Шәмсевәлиева, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек мәктәбе


Әниемә
Әнием, кояшым син,
Назлы сүзең яраттыра.
Иркәләп үстерәсең син,
Елмаюдан өй яктыра.
Мин дә сиңа охшап торам!
Авыр чакта булышасың,
Ни әйтсәм дә, кичерәсең,
Дошманнардан саклыйсың син,
Ышанычны аклыйсың син,
Шатлык булып киләсең син!
Минем әни
Минем әни – укытучы,
Үз эшен бик ярата.
Менә шигырь яздым әле
Әниемә карата.
Нинди эшкә тотынса да,
Һәр эше тора көлеп.
Үскәч, үземдә булырмын,
Нәкъ менә әни кебек.
Корбангалиева Энҗе
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
 
Әнием
Өй нуры минем әнкәем,
Өйнең кояшы бит ул.
Эшне җиренә җиткерә
Шуңа әнкәем бит ул.
Әнием пешергән ризыклар
Телләреңне йотарлык,
Ул теккән киемнәр
Күзнең явын алырлык.
Менә шундый минем әнкәй,
Минемчә, иң әйбәте.
Дөньядагы бар әниләрдән,
Минемчә, иң яхшысы.
Галәветдинова Мәликә
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
Әнием
Кемнең әнисе әйбәт?
Минеке ул, әлбәттә.
Өйрәтә мине әни
Матур яхшы гадәткә.
Әни кеше уңган ул,
Бар эшне дә булдыра,
Аннан мин дә үрнәк алам,
Күп эшләргә өйрәнәм.
Әни кебек булыр өчен,
“4”кә, “5”кә укыймын.
Көндә әнигә булышам,
Чынаяклар юышам.
Менә шундый кеше мин
Бар эшкә дә булышам.
Әни кебек булырга,
Бик тә каты тырышам!
Мөхәрләмова Динә
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Нур сибелә
Иң яраткан әниемнең
Исемнәре - Гөлнара.
Йөзләренә бер карасам,
Күңелләрем шатлана.
Әнием гел көлеп тора,
Йөзе нур сибеп тора.
Ягымлы күзләре белән
Ул миңа карап тора.
Вильданова Ильнара
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Акыллы, матур һәм тырыш - 
Ул минем әни генә!


Бу юлларга әниемә булган бар хөрмәтемне, яратуымны сыйдырасым килде. Минем әнием - Абдельманова Светлана Бәрлебашында яши. Иртән иртүк ул инде аяк өстендә. Мин торган вакытка тәмле ризыклары да пешкән.Чәчемне ап-ак бантик белән үреп мәктәпкә озата. Эше бик күп әниемнең. Өйдә хуҗалык та зур. Шуңа да аңа булышырга тырышам. Кечкенә сеңлемне дә карашам, табак-савыт, идәннәрне юышам. Минем үсеп, үзенә булышканны күреп әнием куана. Әти белән дә әнием гел елмаеп кына сөйләшә. Минем бер генә теләк: һәр иртән шулай гел әнием елмаеп, назлап уятсын иде. Мин әниемне бик-бик яратам. Бу сүзләрне мин аның үзенә дә еш әйтәм. Әнием эштә чакта да бик күңелсез өйдә. Исән-сау бул, әнием.

Козлова Александра 3 сыйныф. Кайбыч, Бәрлебаш


***
Баһавиева Наталья Анатольевна - минем әнием. Һәр иртән назлап-сөеп уятучы, тәмле ашлар белән сыйлаучы, яклаучы, сөюче, яратучы кешем ул. Без аның өч баласы, аны бик яратабыз.Әни безнең өчен бар нәрсәне дә эшли, безнең уңышларыбызга шатлана.
Әнинең туган көненә без җыелышып торт пешердек. Ул тортны күргәч әнинең ничек куанганын белсәгез! Нинди генә сүзләр әйтеп мактамады безне әни! Шул торт белән әти белән бергә өстәл артына утырып чәй эчүләрен күрү - безгә олы шатлык ! Ә кечкенә энекәшем чәчәкләр җыеп бүләк итте. Әнием әле бик матур киенә дә. Модалы киемнәре аңа килешеп кенә тора!
Әнием чисталык ярата. Өйдә дә гел тәртип урнаштыра, безне дә шуңа өйрәтә. Өйдә дә, эштә дә чәчәкләр үстерә. Мин дә аннан гел үрнәк алып яшим.

Баавиева Айсылу, 3нче сыйныф, Кайбыч, Бәрлебаш


***
Әнием - минем өчен иң кадерле кеше. Иң ягымлы әни - миндә генә, иң матур әни - миндә генә. Әниемнең йөрәге олы - ул һәркемгә ярдәмгә ашыга, ярдәм итәргә тырыша. Мин ул сыйфатын бигрәк тә яратам. Укытучы булып эшли әнием. Эшен бик ярата ул. Мәктәптә дә, өйдә дә без гел бергә. Иң акыллы киңәшләрен дә безгә биреп тора әнием. Апам дә, мин дә аны бик яратабыз.
Иң яраткан шөгыле әниемнең - яшелчә үстерү. Мин дә аңа бар эштә дә булышырга тырышам. Ә әниемә минем тырышып укып, "5"ле алып кайтуым ошый. Әнием бүләкләр бирәсен ярата, аның күңеле иркен. Әнием - җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны туплаган, безне дә шундый булырга өйрәтә.
Әниемнең исеме
Гәлдәй матур - Гөлчәчәк.
Әнием янда булганда
Якты минем киләчәк.

Гыйбадуллина Әнисә, 3нче сыйныф, Кайбыч, Бәрлебаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев