Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Музыка белән шөгыльләнү – файдага

Психологлар фикеренчә, музыкаль белем алу өстәмә шөгыль генә булып калмаска тиеш. Япониядә, мәсәлән, башлангыч һәм урта мәктәптә музыка – төп предметларның берсе. Балалар уен коралларында уйнарга, җыр...

Психологлар фикеренчә, музыкаль белем алу өстәмә шөгыль генә булып калмаска тиеш. Япониядә, мәсәлән, башлангыч һәм урта мәктәптә музыка – төп предметларның берсе. Балалар уен коралларында уйнарга, җырларга өйрәнә, милли һәм дөнья музыкасы белән таныша.

Музыка балага уңай тәэсир итеп кенә калмыйча, билгеле бер якларны үстерергә дә ярдәм итә.
Барлык музыка уен коралларында диярлек уйнау өчен бармаклар кирәк. Ә бу – вак моториканы үстерү дигән сүз. Ике кул белән дә уйный торган фортепиано, аккордеон, баян кебек уен коралларында шөгыльләнү, баш миенең ике ярымшары да активлашканлыктан, мәгълүмат яхшырак кабул ителүгә, ягъни башның әйбәтрәк эшләвенә китерә.
Беренче музыка дәресләрендә үк бала дөрес сулыш алырга өйрәнә. Җырлау кайбер сулыш юлы авыруларын җиңәргә дә булыша. Хор белән җырлау тотлыгуның җиңел формасы белән көрәшергә ярдәм итә.
Музыканың нинди дә булса төре белән шөгыльләнү умыртка баганасына яхшы тәэсир итә. Җырлаумы ул, уен коралында уйнаумы – укучы дөрес халәт алмыйча, дәрес башланмый.
Музыканың кеше психикасына уңай йогынты ясавы борынгы заманнардан ук билгеле. Тиз кызып китүчән балаларга классик музыка тыңлатырга киңәш ителә.

Баланың ишетү сәләтен, сөйләм телен, хәтерен үстерергә, такт, ритм дигән төшенчәләргә өйрәнергә дә ярдәм итә көйләр дөньясы.
Математика белән музыка арасында да бәйләнешләр һәм охшашлыклар күп икән. Димәк, музыка чыннан да математика ягын үстерүгә өлеш кертә.
Укытучылар да, психологлар да музыканың акыл үсешенә яхшы тәэсир итүен билгели. Бу музыкаль әсәрләр өйрәнгәндә ишетү, күрү, сизү кебек кабул итү функцияләренең, хәтернең берьюлы эшләве белән бәйле.
Һәр көн музыка мәктәбенә йөрү балада тырышлык, ихтыяр көче тәрбияли. Тамашачы алдында чыгыш ясау үз-үзенә ышанычын арттыра.

Гомумән, музыка матурлыкны тоя белергә өйрәтә.
Озын сүзнең кыскасы, балаларын моң дөньясына кертеп җибәрүчеләр ялгышмый. Музыка дәресләренең максаты да чын музыкант әзерләү түгел, ә гармонияле шәхес тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев