Ничек ашатуларын языгыз

Россиянең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында мәктәпләрдә туклану сыйфатына кагылышлы фикерләрне җыю өчен махсус сервис булдырганнар. 1-4 сыйныф укучыларының әти-әниләре балаларны ничек ашатулары турында зарларын яки киңәш-тәкъдимнәрен яза ала. Мондый сервис “авырткан урыннарны” ачыкларга, кимчелекләрне тизрәк бетерергә булышачак, дип ышана җитәкчеләр. Туклануның сыйфатын бәяләү өчен әти-әниләргә дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус форманы тутырырга кирәк. Аңа җавап 15 көн эчендә шәхси кабинет һәм электрон адреска килергә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне