Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ничек инспектор булырга: нәни Рафаэль белә!

Рафаэль Шиһапов – Казан малае. Балалар бакчасына гына йөри әле ул. Шуңа да карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белә. Чөнки Юл патруль хезмәте инспекторы булырга хыяллана ул.Рафаэльгә хыялларын ч...


Рафаэль Шиһапов – Казан малае. Балалар бакчасына гына йөри әле ул. Шуңа да карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белә. Чөнки Юл патруль хезмәте инспекторы булырга хыяллана ул.
Рафаэльгә хыялларын чынга ашырырга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә ярдәмгә килгән. Алар малайны ДАИ-ЮХИДИ музеена экскурсиягә чакырган, үз хезмәтләре, аның тарихы белән якыннан таныштырган. Ни генә юк икән ул музейда: патруль автомобильләре, мотоцикллар, инспекторларның элеккеге формалары, эш кораллары...

Уен формасында узган музей белән танышудан соң, билгеле инде, Рафаэль бу хакта бакчадагы яшьтәшләренә дә сөйләгән, алар өчен юлда имин йөрү буенча “дәрес” тә биргән.

Сүз уңаеннан, мәктәпкәчә белем бирү оешма хезмәткәрләре арасында юл иминлеге темасына лэпбук әзерләү бәйгесенең 1нче этабы төгәлләнгән. Анда 686 бакчадан 1518 мөгаллим катнашкан. Читтән торып уздырылган этап нәтиҗәләре буенча республика этабында катнашачак 48 шәһәр һәм 25 авыл балалар бакчасы ачыкланган. Җиңүчеләр 19 ноябрьдә бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев