Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләр һәм әтиләр белергә тиешле 5 лайфхак

Бала үстерүче әниләр йорт эшләренә өлгерү өчен нинди генә хәйләле юллар уйлап тапмый! Инстаграмда дөнья күргән шундый әмәл һәм осталыкларның бәлки кемгәдер ярдәме тияр. Әниләр булмаса да, әтиләр бу ха...

Бала үстерүче әниләр йорт эшләренә өлгерү өчен нинди генә хәйләле юллар уйлап тапмый! Инстаграмда дөнья күргән шундый әмәл һәм осталыкларның бәлки кемгәдер ярдәме тияр. Әниләр булмаса да, әтиләр бу хакта белеп торырга тиеш.
1нче лайфхак. Балага кәнфит бирсәңме?!
Әлеге коллажны ясаган әни кеше баланың өч көн элек югалган оекбашы санаулы минутлар эчендә табылуын җиткерә.



2нче лайфхак. Кайбер әтиләр белмидер әле: ачылган банкада пюрены суыткычка куйсаң да, 24 сәгатьтән озаграк сакларга ярамый. Ә бала аны һәрчак ашап бетерә алмый. “Кайчан ачылганын онытмас өчен, капкачына вакытынязып ябыштырам”, – дип язган бер әни. Әллә ни акыл да кирәкми кебек, әмма эшләүчеләр генә аз.



3нче лайфхак. Монысы тәгаен әтиләр өчен!
Бала калдырып чыгып киткәннәр һәм сез ничек вакыт уздырырга белмәсәгез, менә шундый шар тәгәрәткеч ясагыз. Моның өчен катыргы, агач таякчыклар, кәгазь яки пластмас стаканнар, җилем һәм шарлар гына кирәк. Ябыштырып чыктың да – шау-шулы уенчык әзер!





Не знаете чем занять компанию детей? Сделайте шаротрек. Вам понадобится: картон, деревянные палочки, бумажные стаканчики, клей, шарики. Веселая и шумная игра готова! Каждый ребёнок выбирает понравившийся стаканчик, высыпаем шарики, в чьём стаканчике окажется больше всех шариков - победитель. -------------------------------------------- ❤Понравилась идея - ставьте лайк!❤ 💡больше идей на сайте @iqchild.ru -------------------------------------------- #длядетей #игрысдетьми #идеидлядетей #сделайсам


Публикация от ВСЕ ДЛЯ РАЗВИТИЯ РЕБЕНКА (@iqchild)




4нче лайфхак. Балагызны фотога төшерә алмыйсыз, ә калганнарның сабыйлары фотода көлеп кенә тора, дисезме? Баланы гына гаепләмәгез – сезнең объектив дөрес түгел бит! Төзәтегез!



5нче лайфхак. Ә менә бу мобиль суыткыч. Савыт-саба юу өчен губканы суга манып суыткычта катырып алыгыз. Аннары су үткәрми торган пакетка төреп, алар белән сумкагызның эчке яктан стеналарын уратып алырга була. Урамда вакытта бала ризыгы эссе көндә тиз генә бозылмас!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев