Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Өченче дәрес – футбол”

Россия футбол союзы мәктәпләргә тулысы белән футболга гына багышланган өстәмә физкультура дәресе кертү турында хыяллана.

Тиздән укучылар мәктәптәге дәресләр расписаниесе турында сөйләгәндә шулай дип әйтергә дә мөмкин. Россия футбол союзы мәктәпләргә тулысы белән футболга гына багышланган өстәмә физкультура дәресе кертү турында хыяллана. Бу хакта союзның генераль сәркатибе Александр Алаев белдергән. Дөрес, моның шактый авыр максат булуын ул үзе дә яшерми. Чөнки бер генә спорт төренә багышланган физкультура дәресен кертү моңа кадәр спорт федерацияләре көченнән килмәгән. Россия футбол союзы беренче булмакчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев