Остаханә: «Конфет өләшүче ташбака»


Кирәкле әйберләр:
- пластик шешә
- бәрхет кәгазь
- конфетлар
- җилем
- скотч
- пластик дару төймәсе савытлары
- ак кәгазь
- ручка
- кайчы
- картон

Эш барышы:
1. Пластик шешәнең төбен кисеп алабыз. Бу – ташбаканың кабырчыгы була. Катыргыга ташбака сурәте ясыйбыз һәм кисеп алабыз.
2. Бәрхет кәгазьдән дә шундый ук ташбака кисәбез, аны катыргыга ябыштырабыз.

3. Хәзер күзләр ясыйбыз. Пластик дару төймәсе савытларын фольгадан чистартып, ике түгәрәк кисеп алабыз. Ак кәгазьдән бераз зуррак, кара бәрхет кәгазьдән кечкенә түгәрәкләр әзерлибез. Күзләрне урынына ябыштырабыз.

4. Шешә төбенә конфетлар тутырабыз һәм скотч белән ташбакага беркетеп куябыз. Кызыл кәгазьдән авыз ясап, күзләр янына ябыштырырга онытмагыз.
Әти-әниләрдән балаларга яки өлкән балалардан эне-сеңелләренә менә дигән бүләк бу! Конфетлар урынына башка әйберләр, мәсәлән, пазл, кечкенә конструктор кисәкләре, кызлар өчен чәч резинкалары һәм башкаларны (монысы сезнең фантазиядән тора) салырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне