Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Папа фест»: Иртәгә әтиләр фестиваленә килегез!

Әниләр көне бар икәнен һәркем белә, ә иртәгә Казанда Әтиләр көнен бәйрәм итәчәкләр! Әтиеңне ничек яратканыңны Горький паркына килеп күрсәт. 14 октябрьдә биредә «Папа Фест» узачак. Avilov A.A.«Папа Фес...

Әниләр көне бар икәнен һәркем белә, ә иртәгә Казанда Әтиләр көнен бәйрәм итәчәкләр! Әтиеңне ничек яратканыңны Горький паркына килеп күрсәт. 14 октябрьдә биредә «Папа Фест» узачак.
Avilov A.A.
«Папа Фест» шәһәребезнең зур бәйрәменә әвереләчәк. Анда бөтен гаилә белән ял итәргә, вакытны күңелле итеп уздырырга мөмкин. Бу көнне әтиләр һәм балалар интерактив күңел ачу чараларында, квестларда, мастер-классларда, шоу-лекцияләрдә катнашырга, үзләрен яңа спорт төрләрендә сынарга мөмкин.
Бәйрәм «Әтиләр парады белән башлана. Ул һәлак булган солдат һәйкәленнән старт алачак. Гомумән алганда, «Папа Фест» – әти белән бала аралашуы өчен үзгә атмосфералы аерым мәйданчык.

Көн дәвамында бәйрәм кунаклары:


уен


лаборатория


спорт мәйданчыгы


университет


остаханә кебек тематик секцияләрдә катнаша ала.


Шулай ук:
крокет
​домино
​балык тоту
​спорт сөюче әти
​автомат җыю
​робототехника юнәлешләре эшли
​«Оригами», «Карикатура» мастер-класслары
​фотокүргәзмәләр
эшләячәк.

Чара графигы:


13.00 – 13.15 – «Әтиләр парады»


13.15-13.30 – бәйрәм ачылышы


13.30 – 14.20 – концерт


13.00 – 15.00 – төрле мәйданчыклар


Нәрсә: «Папа Фест»
Кайда: Горький паркы
Кайчан: 14 октябрь 13.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев