Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ПАСПОРТЫҢНЫ АЛДЫҢМЫ, ФОТОГРАФ?

2020нче елның 1нче гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйлар өчен уздырылучы фотосессияләргә ГОСТ стандартлар кертеләчәк.ГОСТ стандартлар яңа туган сабыйларның студиядә, паркларда, өйдә узучы фотосесси...


2020нче елның 1нче гыйнварыннан Россиядә яңа туган сабыйлар өчен уздырылучы фотосессияләргә ГОСТ стандартлар кертеләчәк.
ГОСТ стандартлар яңа туган сабыйларның студиядә, паркларда, өйдә узучы фотосессияләренә кагыла.Әлеге стандарт буенча, туганына бердән алып егерме сигез көнгә чаклы балалар өчен фотосессиягә заказны аның әти-әнисе яки законлы вәкиле генә бирә ала. Баланы фотога  төшергәндә янәшәдә әти-әнисенең булуы мәҗбүри. Шуңа өстәп, фотограф баланы күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. ГОСТ стандартлар буенча фотографка сабыйны кискен яктылыктан һәм тавышлардан саклау вазыйфасы да йөкләнә.
Фотосессия уза торган бинаның чиста һәм җилләтелгән булуы зарур. Бүлмә температурасының якынча 22 градус, һаваның дымлылыгының 50-70%  булуы кирәк. Фотога төшергәндә кулланыла торган реквизитларның һәм декорацияләрнең куркынычсызлык таләпләренә буйсынуы һәм сыйфатлы чималдан эшләнүе шарт.
Фотограф үзе исә 18 яше тулган, психик һәм хроник авырулары булмаган, хөкемгә тартылмаган шәхес булырга һәм фотосессия вакытында үзе белән паспортын һәм медицина кенәгәсен йөртергә тиеш.
Шунысы кызыклы, әлеге стандартлар баланың туу мизгелләрен төшерүче фотографларга кагылмый. Югыйсә, мондый төр фотосессиягә заказ бирүчеләр дә җитәрлек. Ә сез балаларны дөньяга килүгә үк фотосурәткә төшерә башлауга ничек карыйсыз?

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев