Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ПЛАСТИЛИНЫГЫЗ БАРМЫ?

Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була....


Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль сыман. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була. Сездән, әлбәттә, игътибарлы булу сорала.
Бүгенге көндә кибет киштәләрендә пластилинның нинди генә төрләрен очратмыйсың! Хәзер хәтта суда йөзә ала торган һәм караңгыда янучы пластилиннар да бар. Кечкенә бала өчен балавыздан ясалган пластилин алсагыз яхшырак. Мондый төр пластилин бик җиңел йомшара, аны әвәләргә җайлы. Иң элек балага пластилин биргәнче үзегезнең кулда аны әвәләп, йомшартып, төрле формаларга кертеп күрсәтегез. Югыйсә бала аптырашта калырга да бик мөмкин. Сабыегыз пластилин белән дуслашкач, бергәләп төрле сыннар әвәли башларга да була. Яфраклар, төрле матур ташлар ярдәмендә пластилиннан кызыклы гына уенчыклар ясап, уен өчен дә куллана аласыз. Фантазиягә чикләр юк, шулай бит?
Пластилинны баласына бөтенләй бирмәүче әти-әниләр дә очрый. Имеш, ул йорттагы җиһазларны пычрата, бала үзе дә буяла. Бу ялгыш караш. Пластилин ярдәмендә баланың кече моторикасы камилләшә. Сөйләм телен яхшырту өчен пластилин белән әвәләп ясау бик кирәкле шөгыль. Борчулардан котылу өчен дә пластилин белән сыннар ясап утыру бик булыша. Өстәвенә балагызның иҗади үсешенә дә бу уңай йогынты ясаячак.
Өйләрендә пластилин булмаган әти-әниләр, ашыгыгыз кибеткә! Төрле төстәге пластилиннар сезне загырып көтә 😉

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев