Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр көнең бәйрәм булсын!

«Сабантуй» журналының декабрь саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда якынлашып килүче 2022 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган.

«Сабантуй» журналының декабрь саны белән һәр көнегез бәйрәмгә әвереләчәк! Чөнки бу санда якынлашып килүче 2022 елның иң күңелле бәйрәмнәре һәм истәлекле даталары тупланган.

Декабрь саны календарь рәвешендә тәкъдим ителә. Биредә һәр көн – бер бәйрәм. Сез белә идегезме, 20 гыйнварда Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе һәм беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тула. Ә 2 февраль – шаян бәйрәм – керпеләр көне. Һәр бәйрәмгә кызыклы рәсем яки күңелле аңлатма да бар.

Ел дәвамында укучыларны 2022 ел символы – юлбарыс озатып барачак. Татар халык сынамышлары, танылган язучыларның афоризмнарына бай бу календарь һәркемдә булырга тиеш! Әле шунысы да бар: һәр язылучыга журнал белән бергә Яңа ел бүләге – агачтан эшләнгән бизәкле чыршы да киләчәк!

«Сабантуй» журналына киләсе ел өчен дә язылырга ашыгыгыз! Чөнки алда сезне тагын да кызыклы темалар һәм бәйгеләр, яңа сәхифәләр һәм видеопроектлар көтә! Ә иң бәхетле язылучы кәттә смартфонга да ия булачак! Моның өчен 20 декабрьгә кадәр 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу квитанциясе күчермәсен редакция адресына юлларга гына кирәк. Өлгерәсез әле! «Сабантуй» журналы белән болай да һөр көн бәйрәм, ә яңа смартфон белән икеләтә бәйрәмгә әверелер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев