Радик Юльякшин эчен тота-тота нәрсәдән көлә? ВИДЕОСЫН карыйбыз:

Популяр җырчы Радик Юльякшин журналистлар белән бер әңгәмәсендә “Яшьләрне әниләре белән күбрәк булырга, һәм бу нәрсәдән оялмаска чакырам. Күпләр беләдер, әнием дә минем бергә гастрольләрдә йөри. Ул янәшәмдә булганда миңа тыныч, рәхәт”, – дигән иде.

Күптән түгел Радик инстаграмына әнисе белән бер бик ихлас видео элгән иде. Нәфисә ханым йомшак уенчык чыгарган тавыштан кызык табып, рәхәтләнеп көлә. Бу күренешне күзәтеп торган Радик та түзеп кала алмаган, әнисенә кушылып, эчен тота-тота көлә. Менә нинди була ул – ана белән ул мәхәббәте!
[embed]https://www.instagram.com/p/BSUPYxGjKTN/?r=wa1[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: